Мортазиннар гаиләсенең юбилее: 45 ел бергә, гомерне белемгә багышлап
Әлмәт ЗАГСында танылган педагоглар Надил һәм Флера Мортазиннарның гаилә коруларына 45 ел тулу уңаеннан тантаналы чара узды. Укытучылар көне алдыннан үткән бәйрәмдә юбилярларның хезмәт юлы һәм иҗади гаилә булулары ассызыкланды.