6 май 2019 яңалыклары
-
Әлмәтлеләр Казанны яулап кайтты
14-29 апрель көннәрендә Казанда Ачык республикакүләм телевизион яшьләр эстрада сәнгате “Йолдызлык” (“Созвездие”) фестиваленең финал, суперфинал һәм гала-концерт этаплары узды.
-
Әлмәтлеләр "Георгий тасмасы" акциясенә кушылды
"Бердәм Россия" партиясенең Әлмәт бүлеге һәм «Бердәм Россиянең яшь гвардиясе» активистлары “Георгий тасмасы” акциясе уздырдылар.
-
Тикшерү комитеты Шереметьеводагы самолет һәлакәтенең версияләрен атады
Бу - очучылырның һәм диспетчерларның квалификациясе җитәрлек булмау, техник төзексезлек һәм начар һава шартлары.
-
Иң акыллы кешеләр кайчан туа?
Иң акыллы кешеләр кайсы айда туа, дисезме? Сентябрьдә! Бу турыда АКШның Икътисади тикшеренүләр милли бюросы хезмәткәрләре белдергән.
-
«Мерседес»лы Алсу – метрода?
Күптән түгел инстаграмны шаулатып, «Мерседес» машинасы алган җырчы Алсу Фазлыева, беләсегез килсә... машина йөртми икән! Шушы көннәрдә генә ул социаль челтәргә үзенең метрода төшкән фотосын куеп, язылучыларын шаккатырды.
-
Татарстан пенсионерларына яңача өстәмә социаль түләүләр биреләчәк
Яңача социаль түләүләрне якынча 80 меңгә якын татарстанлы алачак.
-
Әлмәттә вакытлыча су бирү туктатыла
Ремонт эшләре белән бәйле рәвештә 7 май көнне сәгать 8.00 дән алып 8 Март урамының Р.Фәхретдин урамыннан алып С.Сөләйманова урамына кадәрге участогында салкын су бирү туктатылып торачак.
-
Кем анда тирес ташый?
Бакча сезоны тулаем үз куәтенә кергән чорда сорарга онытмыйм тагын: бакчаларыгызга ашлама керттегезме сез? Ниндиен, кайдан алдыгыз, ничә сумга?
-
Әлмәтле 400 меңен урлаткан
Аферист йорт өчен түләргә дип, счет реквизитларын сораган.
-
Әлмәтлеләр өчен 9 Майга бәйрәм афишасы
Әлмәт муниципаль районында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары программасы:
-
Фирдүс Тямаев: «Әниемнең бизнесы»
Авыл халкы мал-туар, кош-корт асрамый яшәүне күз алдына да китерә алмыйдыр инде. Күпләр лаеклы ялда булса да, эшсез тора алмый. Фирдүс Тямаевның әнисе дә шундыйлардан икән. Җырчының шәхси аккаунтындагы видеоязма моны дәлилли. «Әни беркемне дә эшләттерми, малларны да бетерми, бу безнең бик зур проблема!!!!» - дип яза җырчы.
-
Әлмәт районы башлыгының еллык кереме билгеле булды
Узган ел нәтиҗәләре буенча Әлмәт районы башлыгы Айрат Хәйруллинның кереме 4,3 млн сум тәшкил иткән.
-
Экспертлар урманга барганда камуфляж кимәскә киңәш итә
Адашкан кешене эзләгәндә, коткаручылар җете төсләрдәге киемне ерактан ук күрәчәк.
-
Әлмәттә 8 яшьлек бала зыян күргән
Юл һәлакәте 5 май көнне Зарипов урамында була.
-
Илсөя Бәдретдинова: «Безнең әти гомер буе әнигә үпкәләп яшәде»
Белүебезчә, хәзер күп артистлар концертларын үзләре җырлап, үзләре алып бара. Шулай булганда үзләренә дә уңайлы, халык белән дә турыдан-туры аралашырга вакыт күбрәк эләгә.