3 декабрь 2018 яңалыклары
-
Әлмәттә Халыкара инвалидлар көнен билгеләп үттеләр
Әлмәттә ел саен декабрь башында Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Әлеге чара Әлмәт татар дәүләт драма театры бинасында оештырылды. Алар өчен кызыклы мәдәни-күңел ачу программасы әзерләнгән иде.
-
Ләйсән Гыймаевадан ябыгу серләре
Популяр җырчы Ләйсән Гыймаева декрет ялында да тик утырмый. Өченче кызын тапканнан соң Ләйсән үзенең Инстаграм челтәрендәге шәхси аккаунтында әниләр блогы башлап җибәрде дисәк тә ялгыш булмас.
-
Хәния Фәрхинең бертуган сеңлесе Фирүзәнең хатирәләре
Хатирәләр димәктән, аларның ниндиләре генә юк. Сөенечтән елмаеп куя торганнары да, йөрәкне сыкратып күзгә яшь бәреп чыгара торганнары да... Хәния Фәрхинең бертуган сеңлесе Фирүзә дә апасын сагынып, яратып искә ала.
-
СПИД-үзәк: Татарстанда ВИЧ-инфекцияле ир-атлар хатын-кызларга караганда күбрәк
Инфекциялеләрнең 79 процентын 20 яшьтән 40 яшькә кадәрге кешеләр тәшкил итә.
-
Көннәрне саный-саный җиткергән никах шушы иде
Әлмәт театрының үзе җитди, үзе шаян, чибәр, моңлы егете Илшат Агиев та камыт киде.
-
Россиядә хезмәт хакы иң күп һәм иң аз булган төбәкләр исемлеге билгеле
РИА Новости агентлыгы төзегән рейтингта Татарстан кырыгынчы урында тора.
-
Әлмәт боксчылары Җәлилдән җиңү белән кайтты
1 декабрь көнне Җәлил бистәсендә Әлмәтнең “Девон-Яшьлек” һәм Җәлил бистәсенең “Бердәмлек” командалары арасында бокс буенча матч очрашуы булып узды.