Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүгә – 76 ел

Әлмәттә Хәтер һәм кайгы көнендә Мәңгелек утка чәчәкләр салынды

1941 елның 22 июнендә иртәнге 4 тә сугыш игълан итмичә, фашистлар Германиясе Советлар Союзына һөҗүм итә. Шулай итеп, 1418 көн һәм төн дәвам иткән Бөек Ватан сугышы башлана.

Бүген Әлмәттә яу кырында дошман белән бәрелешләрдә, тылда һәлак булганнар истәлегенә «Мәңгелек ут» мемориалына чәчәкләр салдылар.

Тантана барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне саклап уздырылды.

Чарада Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов, «Татнефть» компаниясе генераль директоры Наил Маганов, муниципалитет һәм «Татнефть» компаниясе, ветераннар советы, «Җиңү волонтерлары» вәкилләре катнашты. Моннан тыш, Бөек Ватан сугышында катнашучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса