Санкцияләр «тегермәнендә»
Валюта курсы үскәнлектән, импорт чималына бәяләрнең өскә үрмәләве авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючыларны борчылырга мәҗбүр итте.
Хәзер аларның күпчелеге бүгенге көндә чит илләрдән кайтартылучы чималны алыштырырдай аналогларны эзләү белән мәшгуль.
Санкцияләр чорында токымлы мал-туар, азык-төлек, орлыклар, авыл хуҗалыгы техникасын кайтарту кыенлашты.
Әлбәттә, безнең җитеште-рүчеләр халыкны ит, сөт, май, он һәм шикәр комы кебек беренчел продукция белән тулысынча тәэмин итә, яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерүчеләр дә байтак. Импорт товарларын һәм продукциясен алыштырырдай чималны үзебездә эшләп чыгару өстендә республикабыз уңышлы гына эш алып бара. Тик шулай да чәчү башланырга торган җаваплы чорда санкцияләр «тегермәненә» эләгүче аграрийлар шактый.
Санкцияләр нәтиҗәсендә маржиналь культуралар үстерүчеләр кыенлыклар кичерергә мөмкин, дип саный белгечләр. Моңа орлыклык бәрәңге, шикәр чөгендере, кукуруз, рапс, көнбагыш, сыра ясау өчен кулланылучы арпа культуралары керә. Аларны үстерүдә 98% ка кадәр чит ил селекциясе орлыклары кулланылып килгән булган. Ә менә уҗым культураларының 97 процент мәйданын үзебезнең ил орлыклары белән чәчәләр икән. Бөртекле фураж өчен кулланылучы арпа, сабан бодае да үзебезнеке.
Әлмәт җирлегендә яшел-чәчелек белән шөгыльләнүче «Авыл» («Деревня») кооперативы да санкцияләр белән бәйле кыенлыклар кичерә, чөнки биредә импорт орлыкларын гына чәчәләр. Сезонлы утыртуга алар орлыклар кайтартып өлгергәннәр өлгерүен.
- Орлыкларга һәм ашламаларга булган бәяләр февральдә үк уйнаклый башлаган иде инде. Без үзебез «Яшелчә үзәне»ндә 4-5 төр сорттагы кәбестә, кишер, суган, чөгендер үстерәбез, яшелчә саклагычыбыз да бар. Төп максатыбыз - иң беренче чиратта шушы Әлмәт җирлегендә яшәүчеләрне югары витаминлы яшелчәләр белән тәэмин итү. Үзебезнең илдә җитештерелүче орлык-ларның уңышы алай куандыра дип әйтә алмыйм. Россиядә җитештерелгән орлыклардан үсентеләр тишелеше тигез булмый, өлгереш буенча да соңга калу сизелә иде. Бер сүзем юк, югары сыйфатлы орлыклар булдыру өстендә, бәлки, үзебездә дә эшли башларлар, бу үзенә күрә бер стимул да булып тора. Ә болай сезонлы чәчүгә орлыклар җитеш. Безнең продукция шәһәрнең бар төр кибетләрендә дә сатыла. Бүгенге көндә иң борчыган мәсьәлә бәяләр арту гына түгел, ә иң беренче чиратта банкларның аграрийларга ташламалы кредитлар бирүдән баш тартуы, - дип саный кооператив җитәкчесе урынбасары Зөлфирә Хө-сәенова.
Ә менә «Яшелчә үзәне» күршесендә генә эшчәнлек алып баручы «Ягодная долина» ашламалар кайтартуда кыенлык кичерә икән.
- Валюта белән бәйле рә-вештә җиләк-җимеш культуралары өчен ашламаларга бәяләр күтәрелде. Без инде аларны хәзер аз партия белән генә кайтарту турында сөйләштек. Башка мәсьәләдә кыенлыклар алай сизелерлек дәрәҗәдә түгел, - диде җәмгыять директоры Илдар Ситдыйков.
Терлекчелек белән шө-гыльләнүчеләргә дә бүген җиңел түгел. Эре фермалар токымлы малларны Дания, Германия һәм Венгриядән кайтартып килделәр. Контрактлар да күптән төзелгән, тик мал-туарга, Англия һәм Франциядән кайтартылучы кош-кортка бәяләрнең бермә-бер сикерүе борчуга сала. Техникага килгәндә, аларның да күпчелеге чит илнеке. Мисал өчен, атаклы New Holland тракторларын һәм азык-төлек әзерләүдә кулланыла торган кече техниканы, ветеринария препаратларын гына алыйк - барысы да хәзер шактый чыгымнар сорый. Чыгымнар гына түгел, аларны таможня аша уздырып кайтартып җиткерү дә сорау астында хәзер. Бу үз чиратында авыл хуҗалыгы техникасын, аларга запчастьларны, төрле чимал-продукция җитештерүне үзебездә эшләтеп җибәрүгә җирлек тудыра - монысы бик яхшы, тик шул ук вакытта күп вакытны, ким дигәндә ике-өч елны сорый.
Н.Е. Токарликов исе-мендәге акционерлык җәмгыяте районыбызның иң эре һәм иң алдынгы хуҗалыкларыннан берсе санала. Биредә дә инде чит илдән маллар кайтартуны туктатканнар булып чыкты.
- Ике арада контрактларыбыз булса да, илнең сәяси тормышына бәйле вакыйгалардан соң чит илдән таналар кайтартуны туктаттык. Хәзерге вакытта Россия җирлегендәге җитештерүчеләр белән үзара килешүләр төзүне планлаштырабыз, терлек азыгына өстәмәләр алуга субсидия алдык, - дип хәбәр итте җәмгыятьнең әйдәп баручы зоотехнигы Ринат Салихов.
Сөт кенә түгел, сөт продукциясен эшләп чыгаручылар дә бүген бераз аптырашта, чөнки ферментларга һәм бактериаль оеткыларга булган бәяләр шактый сизелерлек артты. Мисал өчен, Әлмәт сөт комбинаты бу чималны Италия, Дания, Франция, Бельгия һәм Кытайдан кайтарта. Валюта курсы күтәрелгәнлектән, кагыйдә буларак, сөт продукциясе дә 30-40 процентка күтәрелгәнлеге мәгълүм булды.
Әлмәт фермерлары ассоциациясе рәисе Алексей Заикин республикада сарык үрчетү һәм ит продукциясе җитештерүне җайлап җибәргән шәхес.
- Санкцияләргә кадәр үк бәяләр шактый күтәрелгән иде бит инде. Авыл хуҗа-лыгында эш алып баручыларга матди яктан ярдәм җитенкерәми. Үзегез карагыз - банктан ташламалы кредитлау элек 5 % булса, хәзер ул 25 кә әйләнде. Шуңа бүген беркем дә кредит алырга теләми, ә дәүләт ярдәменнән башка авыл хуҗалыгын тот-рыклы алып бару бик авыр. Тармакны кредитлауның процент ставкасын көйләү турында сүз бара баруын, тик нәтиҗәсе кайчан булачагы билгесез. Терлек азыгына өстәмәләр алуга субсидия бүлеп бирү мәсьәләсе дә әлегә ачык кала. Әлбәттә, алга таба бар да җайланыр дип өметләнәбез. Фермерлар, гомумән, бик түзем кешеләр, - ди Алексей Владимирович.
Әйе, аграрийларга быел җиңел булырга охшамаган. «Химия»гә: гербицид, пестицид, ашламага бәя көннән-көн артуы да борчылырга мәҗбүр итә. Күбесе дәүләт ярдәмен көтә. Хөкүмәт исә үз чиратында авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючыларга ярдәм итәргә әзер булуын белдерде инде.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа