Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Әлмәт районында терлекчелек буенча семинар узды

Ул Кичүчат авылында үткәрелде.

Күчмә семинар эшендә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фәнис Шәрәфиев, Бөгелмә нәселле авыл хуҗалыгы терлекләрен ясалма орлыкландыру предприятиесе директоры Андрей Ключников, район хуҗалыклары җитәкчеләре катнашты.


Ферма буенча экскурсия барышында семинарда катнашучылар баланслы ашату, терлекләрнең продуктлылыгын арттыру, кышлатуны оештыру, терлекчелек биналарында оптималь микроклиматны җайга салу, терлекләргә бирка һәм чип тагу мәсьәләләре турында фикер алыштылар.


Бөгелмә нәселле авыл хуҗалыгы терлекләрен ясалма орлыкландыру предприятиесе директоры Андрей Ключников катнашучыларны процессның өстенлекләре белән таныштырды. Ясалма орлыкландыру нәтиҗәсендә югары генетик потенциалга ия булган нәсел барлыкка килә, терлекләрнең йогышлы авырулар белән зарарлану куркынычы юкка чыга.


Эшлекле очрашуга йомгак ясап, район башлыгы хуҗалык җитәкчеләренә куелган бурычларның үтәлешен даими контрольдә тотарга кушты. Бу авыл хуҗалыгы оешмаларына финанс хәлен яхшыртырга һәм район халкын сыйфатлы продукция белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса