Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт кызы «Мисс Сәләт» булып танылды [+ФОТОЛАР]

Әлмәт кызлары әледән-әле үзләренең кыю, матур, сәләтле булуларын дәлилләү җаен табып торалар. Аида Абдуллина шундыйларның берсе. Татар гимназиясен тәмамлап, КФУга укырга кергән кыз быел уку йортында ел да уздырылып килүче «КФУ гүзәле» матурлык бәйгесендә катнашып, 123 студент арасыннан ТОП-9 га эләкте.

Аиданың матурлыгы, сөйкемлелеге, татар кызларына гына хас булган тыйнаклыгы, сабырлыгына өстәп, тагын бер үзенчәлекле сыйфаты бар. Ул җырлар да яза. Кечкенәдән сәхнә түрендә җырларга, биергә яраткан кыз күңелендә әкренләп бөреләнеп килгән сәләте 16 яшендә ургылып чыга – Аида беренче җырын язып, якыннарына ирештерә. Әнә шулай кыз башы-аягы белән иҗатка чума, өлгерлеге, үҗәтлеге белән укуында да сынатмый, яңа юнәлештә дә үсеш ала башлый. «Җырчы модель» бәйгесендә катнашу теләге дә әнә шулай тормышка аша. Үзенчәлекле тавыш иясен мәртәбәле жюри югары бәяли һәм Аида «Мисс Сокландыргыч» номинациясендә җиңү яулый.

Мәктәп елларын артта калдырып, тормышының яңа баскычына күтәрелү – студент булу Аидага тагы да канат куя. Мәгълүм ки, студент чак кешегә үзен күрсәтү, яңа үрләр яулау, сәләтләрне үстерү мөмкинлеге бирә. Укудан буш арада яңа ачышлар ясарга яратучы яшьләрне төрле дәрәҗәдәге бәйге-фестивальләр дә үзенә чакырып тора. Уку йортында күркәм традиция буенча уздырылып килүче матурлык һәм талант бәйгесендә Аида да үзен сынап карарга була. Ялгышмый, биредә дә аның чыгышы уңышлы килеп чыга.

– Сайлап алу турында 123 кыз көрәшкән булсак, шуларның 46 сы алдагы турга узды. Финалга 22 кыз, шул исәптән мин дә чыктым. Көндәшләр бик көчле иде, шулай да безнең арада бер-беребезгә карата салкын мөнәсәбәт булмады. Аңлашып, яхшы мөгамәләдә аралаштык, – дип сөйләде Аида. – Әлеге бәйге миңа яңа яктан ачылырга булышты. Хатын-кыз өчен кирәкле булган сыйфатларны үзләштердем, үземдә хәзер ышаныч тоям.

Аида бу бәйгедә дә жюрины, тамашачыларны тавышы белән әсир итә. Үзе язган «Зайди» җырын башкарып, ул «Мисс Сәләт» номинациясендә җиңүгә ирешә. Шулай итеп, 22 кыз арасыннан җиңү яулаган 9 гүзәл затның берсе була. Якташыбыз аралашу барышында безгә серен дә ачты – хәзерге вакытта ул тагын ике яңа җыр өстендә эшли, димәк, озакламый иҗат җимешләрен музыка сөючеләр хозурына да тәкъдим итәчәк.

– Мин тормышта булдыра алганча һәрнәрсәгә ирешергә, төрле юнәлешләрдә үземне сынап карарга омтылам. Яуланган казанышлар канатландыра, тәҗрибә дә туплана. Яшьтәшләремә дә кыю булырга киңәш итәм, – дип теләкләрен җиткерде Аида.

Гөлназ МОСТАФИНА

Фото архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса