Сабантуйда курыккан әтәч Мирзаяновларның музыкасын өзгән
Кукмара районындагы Сабантуйда тавышлы музыкадан куркып, бер әтәч чыбыкларны өзеп, Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновларның аппаратурасын сүндерде. Артистлар исә югалып калмыйча, җырлауларын дәвам итте.
Кукмара районы Әсән-Елга авылында узган Сабантуйда Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар чыгыш ясаганда бик кызыклы һәм көтелмәгән хәл килеп чыкты. Концерт барганда, көчле музыка тавышыннан куркып, бер әтәч чыбыкларны өзә һәм нәтиҗәдә бәйрәм мәйданындагы музыка сүнә.
Мондый хәлдән соң артистлар бөтенләем югалып калмый. Алар башта музыкасыз, аннары баян аккомпанементы астында җырлауларын дәвам итә. Зөлфирә Мирзаянова бу вакыйга турында үзенең социаль челтәрләрендә дә яза: «Чыгыш ясаганда әтәчнең безнең аранжировканы өзү ихтималы бик аз, ләкин нульгә тигез түгел икән», — дип шаяртып ала ул.
Тамашачылар һәм җырчыларның иҗатын сөючеләр бу очракны бик җылы кабул итә. Комментарийларда күпләр моны артистларның фонограмма кулланмавына тагын бер дәлил буларак бәяли, чөнки алар чын тавыш белән җырлавын исбатлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia