Әлмәт театрыннан Лилия Заһидуллина: Мин бәхетле актриса!
Тормышта шундый кешеләр, сәхнәдә шундый актерлар була – аларның затлылыгы ерактан ук күзгә ташланып, үзенә бер серле мохит тудыра. Бүгенге әңгәмәдәшем Лилия Заһидуллина шундый актриса
Кемнедер икенче берәү белән чагыштыру бәлки матур күренеш түгелдер, шулай да мин аны атаклы Камал театры актрисасы Гөлсем Исәнгулова, Әлмәт театрының Роза Салиховалары белән чагыштырам да, шулар рәтенә куям.
Ул гел башка, үзгә, үзенчә. Дөньяга, тормышка, кешеләргә, иҗатка, телгә, дингә карашы... Мин ник сөйлим соң әле. Безнең әңгәмәдән барысы да аңлашыла бит
– Актер булам дигән төпле фикергә кайчан килдең?
– Алты яшьтән алып мин халык биюләре белән шөгыльләндем. Музыкаль мәктәпне «хореография» классы буенча 5 легә тәмамладым. Киләчәгемне дә биюләр белән бәйләргә хыяллана идем. Ләкин 7 нче сыйныфны тәмамлагач мин башка мәктәпкә күчтем һәм мәктәпнең театр түгәрәгенә йөри башладым. Шунда барысы да башланды да инде. Мин театрга мәңгегә гашыйк булдым һәм нәкъ менә шунда минем яңа хыялым барлыкка килде.
– Иҗат иткән рольләрең арасында иң авыры дип кайсын әйтә аласың һәм авырлыгы нәрсәдә иде? Ә иң яраткан ролең һәм ул сиңа нәрсәсе белән кадерле?
– Урысча әйтмешли, «роли на сопротивление» – минем өчен бер үк вакытта катлаулы һәм кыйммәтле дә. Иң катлаулылары арасында мин Клея («Эзоп»), Ханбикә («Явыз») образларын аера алам. Йокы бөтенләй югалып, репетицияләр барышында да, өйгә кайткач та көчсезлектән һәм хәлсезлектән күз яшьләре агызып, иҗат иткән җимешләрем.
– Актер өчен нинди сыйфатны иң кирәкле дип саныйсың?
– Эчкерсезлек, сөйкемлелек һәм сәхнә иреге. Минемчә, шулар.
– Уңышсыз чыккан ролеңне тәнкыйтьләгәнне ничек кабул итәсең?
– Аллага шөкер, әле андый тәнкыйтьләрне йөземә бәреп әйтүче булмады. Яисә, әйтергә кыенсыналардыр (елмая). Андый очракта «Рәхмәт, өметләрегезне аклый алмаганым өчен гафу итегез», дип җавап бирер идем.
– Белүемчә, ирең сәнгать кешесе түгел. Ир хатыны һәм артист «бер казанга ничек сыя»?
Ирем сәнгать белән бәйле түгел. Ул автомобиль чараларын эксплуатацияләү бүлеген җитәкли. 13 ел элек, без танышканда, мин аннан: «Мин театрга ихлас хезмәт итәм. Фестивальләргә ерак сәфәрләр, атналык гастрольләр, төнге репетицияләр... Моның белән яши алырсыңмы?» дип сорадым. Ул, беркайчан да каршы килмәм, дип сүз бирде. Һәм сүзендә әле дә тора. Алай гына да түгел, һәрвакыт ярдәм итә, рухландыра, беркайчан да шелтәләми. Ул миңа: «Син бәхетле, чөнки син эшеңә яратып барасың. Дөньяда күпме кеше эшенә каторгага барган кебек бара бит», ди.
Без үз көчебез белән йорт төзедек, хуҗалыкны бергә алып барабыз. Ике кызыбызны бергә үстерәбез, тәрбиялибез. Ирем булмаса, мин үземне кулсыз кебек хис итәм. Кичке спектакльләрдән соң мине өйдә «эштә ник озак булдың», дигән сүзләр түгел, ә кайнар каһвә һәм кичке аш көтә. Бу яктан да миңа бәхет елмайды.
Үземә килгәндә, мин эшемдә дә, өйдә дә тырыш. Йортым чиста, ишегалды һәм бакча тәртиптә, күлмәк-чалбарлар үтүкләнгән. Ашарга пешерергә бик яратам. Ике кеше арасындагы союз әнә шундый булырга тиештер бит...
– Ул син уйнаган спектакльләрне карыймы? Тамашачы буларак тәнкыйтьлиме? Аның фикере белән килешәсеңме?
Рамил безнең театрны бик ярата. Спектакльдән соң һәрвакыт фикерләре белән уртаклаша. Бу 13 ел эчендә ул искиткеч тәнкыйтьче булып өлгерде: нәрсә ошамаганын, кайсы уен күңеленә ятмаганын барысын да ачыктан-ачык әйтә. Кайвакыт безнең фикерләр аерыла, әлбәттә. Ләкин мин аның фикерен һәрвакыт кызыксыну белән тыңлыйм.
Әмма бер нәрсә үзгәрешсез кала: аның фикеренчә, театрның иң чибәр, иң яхшы актрисасы – мин. Мин аның минем белән горурлануын төгәл беләм.
– Кайсы да булса берәр актерны үзең өчен күчергеч, үрнәк итеп саныйсыңмы?
– Мин бу сорауга беркайчан да җавап таба алмыйм. Чөнки бер үк актер мине сәхнәдә шаккатырырга, ә кинода ул мине әсәрләндермәскә дә мөмкин. Мин «Үзеңә кумир тудырма» принцибы буенча яшим һәм иҗат итәм.
– Актер хезмәтендә иң авыры нәрсә?
– Кирәксез булу. Кызганычка каршы, безнең һөнәрдә һәркемгә дә бәхет елмаймый. Минемчә, хезмәттәшләреңнең сәхнәдән төшмәгәннәрен күрү, ә синең еллар буе роль чыгармавың – йөрәкне яралый. Ә мин... Мин бәхетле актриса!
– Спектакль вакытында импровизация ясарга туры килгәне бармы?
Импровизация актерлык уенының нигезе. Театр шуның белән кызыклы да, чөнки ул тере. Пәрдә ачылмаска, техника эшләмәскә, партнер репликасын онытырга мөмкин. Менә шул вакытта импровизация ярдәмгә килә. Ләкин аны да саклык белән кулланырга кирәк. Мәсәлән, «Дөм» спектаклендә барысы да сәгать кебек төгәл. Сулга адым, уңга адым атылу.
Сезон ябылганчы «Сөюгә сусаганнар» спектаклендә тавыш операторы безнең фонограмманы кабызмады. Тынлык. Ә ул сәхнә – мин берүзем калырга тиешле хәлиткеч күренеш. Шунда импровизацияләргә туры килде, актерларның күзләренә карап, сүзсез, китәргә кирәклеген аңлаттым. Мизгелдә куркыныч, ләкин гадәттә импровизация сәхнәне терелтә.
– Актер буларак сезгә техника мөһимме, әллә эмоцияме?
– Тамашачыларга хисләреңне җиткерү осталыгы – актерлык һөнәренең төп ачкычы. Эмоциясез, хиссез актер сәхнәдә ышандырмый. Мин табигатем буенча бик эмоциональ, хисле кеше. Бу бер үк вакытта минем бәхетем дә, авыр да.
– Синдә ниндидер «шәһәрчәлек», аристократлык чагыла. Авыл кызларын, авыл хатыннарын уйнау ничегрәк бирелә сиңа?
– Рәхмәт. Мин моны комплимент дип саныйм. Актер – ул һәрвакыт барын да күзәтеп торучы кеше. Сез күз алдына гына китереп карагыз, безнең тирәбездә күпме кызыклы образлар бар: сатучымы, телевизордагы алып баручымы, мәктәптән кайтып баручы сабыймы, боларның һәрберсе – аерым бер гаҗәеп сихри дөнья. Һәркемнең үзенчә йөреше, тавыш төсе, холкы бар. Мин тормышта сканер кебек – һәркемне һәрвакыт анализлыйм. Шушы күзәтүләремнән образлар барлыкка килә. Яшь авыл кызы Нурзилә, шәһәр кызы Оксана, массажист Фидания, Зиләйлә әби, эчкечелеккә бирелгән Анисья...
– Башка һөнәр сайлаган булсаң, кем булыр идең?
– Сәхнәдә «дробьлар» сугып, биеп йөрер идемдер, мөгаен.
– Син нәрсәдән куркасың тормышта?
– Ялгызлыктан куркам. Гаиләмә, якыннарыма, дусларыма, театрыма мин кирәк икән, димәк, мин дөньяга юкка тумаганмын. Кемгәдер ярдәм кирәк икән, мин ярдәм кулын сузарга, киңәш бирергә әзермен, ул кешенең янында булырга тырышам.
– Әтиең рус милләтеннән. Ә син үзеңне кайсы милләт вәкиле итеп тоясың? Һәм татар сәнгатенә мәхәббәт кайдан килә?
– Минем гаиләм – минем горурлыгым. Мин катнаш гаиләдә туып-үстем. Әтием урыс, әнием татар. Безнең гаиләдә дин мәсьәләсендә беркайчан да бәхәс тумады, моның өчен әтиебезгә рәхмәт. Мин әниемнең динен кабул иттем, әниемнең бишек җырларын балаларыма җырлыйм. Балачакта без апам белән каникулларны авылда, әбекәй белән бабакайда үткәрдек. Татар теленә, сәнгатенә, халкыма һәм ислам диненә булган мәхәббәтем шуннан килә минем. Әбекәй догалары белән йокыга китә идек, яңа пешкән икмәк исенә, җанлы татар көйләренә уяна идек. Хәзер инде безнең кызларыбыз да ялларын авылда, минем әбекәй янында үткәрергә тырышалар. Аларга да мин тыңлап үскән догалар астында йоклап китү бәхете насыйп булды, Аллага мең шөкер.
Шулай булсын, берүк бәхетеңә күзләр тимәсен. Бәхетле гаилә һәм сәхнә тормышың озын гомерле булсын, Лилия!
Рәфкать Шаһиев
Фотолар шәхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа