Салават Фәтхетдиновның гаиләсенә кайгы килгән
Аның әнисенең йөрәге тибүдән туктаган.
Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдиновның әнисе Тәкълимә апа вафат булган. Бу хакта Данир Сабиров хәбәр итә.
«Остазым Салават абыйның әнисе вафат булган, дигән хәбәр килеп иреште. Фәтхетдиновлар гаиләсенең авыр кайгысын уртаклашам. Тәтешле якларында концертлар белән булганда, Тәкълимә апа янына кереп, бер чынаяак чәү эчү – үзе бер гореф-гадәт иде. Күңелле кеше иде. Соңгы елларда урын өстендә генә ятып торса да, сөйләшә, шаяртып та ала иде. Авыр туфрагы җиңел булсын», – ди Д.Сабиров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа