Ниятем - матурлык, иман нуры, изгелек өләшү
Җырлый белү белән җырлый белүнең аермасы шактый зур. Илназ Гыймалетдинов җырлый белә
Тамашачы күңелендә ул иң беренче чиратта җырчы буларак урын алгандыр. Җырчы гына түгел, ә менә җырлаган җырын тыңлаучының, караучының күңел түренә җайлап кына сеңдерә белгәнгә, аны тамашачы яратып кабул итте.
Язмыш бервакытта да ялгышмый, ул без, адәм балалары, ялгышабыз, кайчакта. Ундүрт яшендә, 9 нчы сыйныфны тәмамлаган үсмер егет җырчы булырга дип Казанга юл ала. Табигатьтән бирелгән җырлау сәләте күренеп торса да, әле нык-лап тавышы утырмаган егет-малайны укырга кабул итмиләр. Чөнки тавыш утырганын көтеп җырлатмыйча торып булмый. Ә җырлый икән, тавышны бөтенләй югалтырга мөмкин. Азмы-күпме мишәр үҗәтлеге бар икән үзендә. Илназ күп уйлап тормый, документларын театр училищесына бирә. Анда да җырларга өйрәтәләр икән бит. Һәм ялгышмый.
Сәләтле егетне остазлар да, режиссерлар да күреп ала. Ул үзенең 6 нчы сыйныфтан ук артист булам дигән теләген тормышка ашыра. Драма артисты булып 2016 елда Әлмәт театрына килә.
- Мин училищены тәмам-лаганда театрларда актер урыннары бик юк иде. Әлмәт театрын бик мактыйлар. Шалтыратып карарга булдым. Фәридә Бәгыйсовна белән сөйләштек. Аның Казанда чагы иде. Ул мине эшкә алганда нәкъ менә җырлау сәләтемә игътибар итте.
Бу урында шуны әйтергә кирәк, җитәкче буларак Фәридә ханым театрга төрле пландагы, аерым сәләтләре булган актерларны тупларга тырыша. Һәм ул бик уңышлы килеп чыга.
- Эстрада җырчысына караганда спектакльдә җыр-лаган артистны, андагы башкаруны күбрәк яратам. Чөнки ул шул образда яшәп, җырында ул хисләрне тулы килеш җиткерә. Җырдагы сүзләр дә, көй дә, эчке халәт тә бербөтен була. Ә эстрада сәхнәсендә бөтен башкаручы да ул дәрәҗәдә җырга «кереп китә» алмый.
Илназ кечкенәдән авылга килгән театрларның спектакльләрен карап, Салават Фәтхетдинов, Айдар Галимов, Габделфәт Сафин җырларын тыңлап үсә. Үзенең милли, моңлы җырларга тартылуын да шуннан күрә. Әлбәттә, ниндидер бер роль уйнагандыр. Гадәттә үсмер чорда була торган яшьлек максимализмы күп очракта замана шаукымына ияртеп алып китә. Ә монда исә мин ныклы ихтыяр һәм табигать тарафыннан бирелгән аерым бер милли җылылык күрәм. Бер сүз белән әйткәндә - шундый булып туган.
Тик язмыш юллары шактый сикәлтәле була шул кайчакта. Илназга да театр-дан аерылып торырга туры килә. Башта армия хезмәте, аннан сәнгатьтән гел икенче юнәлешкә китү, кабат театр һәм параллель рәвештә Әлмәт милли-мәдәни үзә-гендә җырчы.
- Илназ алтын балык тотса, аңардан нәрсә сорар иде икән?
- Күңел тынычлыгы сорар идем. Бүген бит кешегә җан тынычлыгы, гаилә тынычлыгы кирәк. Балаларым бәхетле, сәламәт булсыннар дип сорар идем.
- Син үзеңне башкалар өчен өлге, күчергеч булырлык дип саныйсыңмы?
- Әлбәттә инде, тулысы бе-лән үк булмаса да, ниндидер яклары белән миңа охшарга тырышуларын теләр идем.
- Бүгенге көндә эч се-реңне бүлешерлек чын дуслар бармы?
- Дуслар бар инде ул, тик эч серемне бүлешерлек кешем - ул хатыным. Иң беренче аның белән уртага салып сөйләшәбез, киңәшләшәбез. Бөтен уңышларга чын кү-ңелдән ул сөенә. Әлбәттә, әти-әни турында инде сүз дә юк.
- Берара театрда ир-ат актерлар бармак белән генә санарлык иде. Соңгы елларда, яхшы мәгънәдә, өерләре белән яшь егетләр килде театрга. Сезнең арада бердәмлек бармы?
- Әлбәттә. Безнең театрда егетләр бик ярдәмчел, бик бердәм. Нинди йомыш белән кайсысына гына мөрәҗәгать итсәң дә, «юк» дип әйтмиләр.
Җырчы буларак мин аны шагыйрә Нәфисә Сабирҗа-нованың иҗат кичәсендә күрдем. Кара, минәйтәм, әле безнең шәһәрдә үзәккә үтә торган итеп җырлый белә торган егетләр бар икән, дип уйлап куйган идем. Икенче тапкыр мин аны Үзәк мәчеттә, җомга намазында күрдем. Алдагы рәттә имамга оеган иде ул. Юк, театрдагы егет монда йөрмәстер, охшаган гынадыр, дидем. Йөри икән.
Әйе, Илназ намазын,
уразасын калдырмый.
Булдыра алган кадәр ислам тәртибен саклап яшәргә
тырыша, шуңарга омтыла. Әлбәттә, кемгәдер
артист, җырчы кешенең сәнгать белән динне
янәшә алып баруы аңлашылмаска
мөмкин.
Ләкин ул белмәгәнен сорап, дин әһелләре белән сөйләшеп, алтын урталыкны сакларга тырыша. Бу ихтыяр көче, иман ныклыгы сорый. Кылган гамәлеңнең нияте нинди бит. Аллаһ хозурына һәркем үз багажы белән бара.
- Мин шактый озак үз-үзем белән көрәштем. Берара җырларга, җырлар яздырырга курыктым. Тупикка кердем. Үземне-үзем эчтән ашап, гел күңелсез, караңгы йөз белән йөри башладым. Тик, Аллаһының ярдәме белән, боларны үттем, үземә җан тынычлыгы таптым. Дин әһелләре белән киңәшләштем. Минем җырлавым да Аллаһ бүләге. Шуның белән кемгәдер җан тынычлыгы бирәмдер, ниндидер начар уйдан, начар адымнан алып кала алам дип ышанам. Минем ниятем шул - матурлык, иман нуры, изгелек өләшү. Әгәр дә үземнең сәнгатемне ташлаган булсам, эчке бер ачу белән, гаиләмә, әти-әниемә, туганнарга, танышларга караңгы йөз белән йөргән булыр идем.
- Дин юлына килүнең һәркемнең үз сәбәбе була. Аллаһ бит, мин теләмәсәм, берәү дә туры юлга керә алмас, ди. Ә синеке ничек булды?
- Ураза вакыты иде. Әле мәктәптә укыганда мәчеткә ифтарга бара идек малайлар белән. Анда күңелле, анда конфетлар бирәләр. Шунда 1-2 иптәш малайның намаз укыганын күрдем. Мин укый белми идем. Миңа бик оят булды. Аннан әкренләп үзлегемнән намаз укырга өйрәндем.
- Малайларыгызны намазга басарга мәҗбүри-ләмисезме?
- Юк. Алар безнең намаз укыганны күрә, кайвакыт безнең янга басалар. Сәидкә әле 2 яшь ярым гына. Ул басып азан әйтә минем янда. Әлбәттә, шаярып йөриләр. Ләкин балага мисал күрсәтергә кирәк. Мәҗбүриләсәң, ул киресенчә, диннән бизәргә мөмкин. Җомга көннәрендә, Гает бәйрәмнәрендә диннең матур якларын күрсәтеп чакырсаң гына. Ул бөтен кеше белән шулай.
Әйе, сөткә суны кушуы җиңел булса да, судан сөтне аерып алу шактый четерек-ле мәсьәлә. Сәхнә кешесен кызыктырып, гөнаһка этәрә торган мөмкинлекләр шактый. Хәер, алай дисәң, теләге булган кешегә гөнаһ кылырга сәхнә кешесе булу шарт түгел. Ә менә адәм баласының көчсезлеген җи-ңеп гөнаһка батмый калу, белми кылганны аңлаганнан соң тәүбәгә килү - Илназга Аллаһы Тәгалә андый сәләтне дә биргән. Ихтыяр көче, иман ныклыгы аны ялгышлардан саклап йөртә.
- Бер көн килеп Аллаһ каршына баскач син ни әйтерсең?
- Беренчедән, андый мөм-кинчелек булып миннән сүз әйттереп торсалар, гө-наһларымны гафу ит дияр идем. Үземне һәм балаларымны җәннәтле итүен сорар идем.
- Син төшкә ышана-сыңмы?
- Ышанам, ләкин мин аның белән бик мавыкмыйм. Аллаһ язганы була.
- Хаҗ кылырга ниятең юкмы?
- Бар, ләкин әле мөмкин-челегем юк. Ходай үзе бер җаен чыгарыр дип өмет-ләнәм.
- Үзеңне ялгыз хис иткән чагың бармы?
- Бар, ләкин бик сирәк. Кайбер чагында миңа үзем генә калырга кирәк. Андый вакытта мин хатынга да әйтәм. Кайвакыт кешеләр арасында да үзеңне ялгыз хис иткән чак була.
- Син ябык, бик ачылып китеп, артык аралашмый торган кешегә охшагансың. Чынлыкта да син шундыймы?
- Ниндидер дәрәҗәдә бәлки шулайдыр, сүзне беренче башлап сөйли торган түгелдер мин. Үзем дә шулайрак саныйм. Ләкин аралашкан кешеләр алай түгел диләр. Кирәкмәгән сүз сөйләүгә караганда кайвакытта тынычлык саклый белү әйбәтрәктер дә ул.
- Тормышта син нәрсәдән куркасың?
- Югалтудан, зур ялгышудан куркам. Чөнки тормыш, мөмкинчелек бер генә бирелә. Караламадан акка күчереп язып булмый бит тормышны.
- Тиле кешегә аның тиле икәнен ничек аңлатыр идең?
- Аңлата алмас идем. Чөн-ки ул бит үзен акыллы, ә мине тиле дип уйлый.
- Син дус дип йөргән кеше сиңа начарлык эшләсә, син аны кичерәсеңме?
- Кичерергә тырышам. Чөнки безнең динебез кичерергә куша. Андый кешегә ачу, үпкә саклап йөрү, яшәү минем үзем өчен авыр.
- Синең нәрсә эшләргә батырчылыгың җитмәс иде?
- Кеше турында нәрсә уйлаганымны йөзенә бәреп әйтергә батырчылыгым җитмәс иде. Аннан соң кешегә кистереп «юк» дип әйтергә. Минем бик тә нык табиб буласым килә. Тик бөтен эшне ташлап, укырга кереп, шул эшне башкарырга батырчылыгым җитми.
Хөрмәтле укучы, без әңгә-мәбезгә шушы урында нокта куябыз. Юк, күпнокта... Калганын үзегез фикерләп бетерергә.
Ә ул моңнан әвәләнгән, моңнан ясалгандыр. Ул башкарган җырлар да иманлы, мәгънәле. Аның репертуары нигездә ретро җырлардан, халык белгән, яраткан көйләрдән тора. Җыр, театр - аның иҗат кыйбласы булса, иман - яшәү рәвеше. Татар бетә диләр. Мондый егетләр булганда нишләп бетсен ди!
Белешмә
Илназ Илшат улы
Гыймалетдинов 1998 елда Нурлат шәһәрендә туа, Кизләү авылында үсә, белем ала. 2016 елда Казан театр училищесын тәмамлап Әлмәткә килә. Хатыны Эльмира - театр директоры урынбасары. Гаиләдә ике малай - Арслан белән Сәид үсә.
Рәфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа