Рөстәм Нәбиев Аргентинада нишли?
6962 метр биеклектәге Аконкагуа тавына юл алган Рөстәм яңалыклары белән социаль челтәрләрдә уртаклаша.
"Монда килеп җитү бик үк гади булмады! Очыш та Нәбиевча булып чыкты: маҗаралар һәм киртәләр аша үтте. Әмма 50 сәгать эчендә килеп җиттек. Мин бишенче биеклеккә юл алам. Минем алда - Аконкагуа (6962 м)", - ди Рөстәм.
"Үземә рәхмәт әйттем, чөнки җиде ел элек, реанимациядә ятканда үзем өчен бер мөһим карар кабул иткән идем - бу тормышта яшәү өчен көрәшергә!", - дип горурлана Рөстәм.
Рөстәм Нәбиевка яңа биеклекләр яуларга көч, уңышлар телибез!
Фото: Рөстәм Нәбиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа