Юл-транспорт һәлакәтендә 42 яшьлек йөк машинасы йөртүчесе үлгән [+ФОТОЛАР]
Татарстанда фаҗигале төстә тәмамланган юл һәлакәте фотосы чыкты
Татарстанда М7 юлында фаҗигале төстә тәмамланган юл һәлакәте фотосы чыкты. Фотоларны “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте бирде.

Юл-транспорт һәлакәте кичә кичке 10да Мамадыш тирәсендә булган. “Хино” зур йөк машинасы белән идарә итүче 42 яшьлек ир-ат зур тизлектә юл кырыенда туктап торган “КАМАЗ”га бәрелгән.

Һәлакәт нәтиҗәсендә фура йөртүчесе кабинада кысылып калган. Коткаручылар ир-атны махсус җиһазлар ярдәмендә яньчелгән автомобильдән чыгарган һәм ашыгыч ярдәм табибларына тапшырганнар. Әмма 42 яшьлек ир-ат ашыгыч ярдәм машинасында үлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia