Йолдызнамә

22 июльгә йолдызнамә. Бүген Чаяннарга акча керәчәк

Кучкар. Бүген Кучкарларны мөмкин булган вариантларның берсе дә канәгатьләндерми. Нык кына тырышырга туры киләчәк.

Үгезбозау. Бүген партнерыгыздан ул вәгъдә иткәннән дә артыгын көтмәгез. Әле анысы да эләгүе шикле. Бәлки яңа шартларда яңа килешү төзергә кирәктер.

Игезәкләр. Кемнеңдер мәшәкатьләреннән файда алырсыз. Ягъни рикошет, бары тик уңай мәгънәдәгесе. Игезәкләр беркемгә берни тиеш түгел, ә менә сыйларга теләсәгез - рәхим итегез.

Кысла. Бүген Кыслалар үз-үзләре өстендә эшли алалар. Яшәү рәвешен үзгәртергә, ниндидер ахыргы карар кабул итәргә, кимчелекле урыннарны бетерергә тырышырга була. Барысы да сезнең кулда.

Арыслан. Бүген Арысланнарны коллективта төрле каршылыклар көтә. Бу эштәге генә түгел, туганнар, фикердәшләр коллективы да булырга мөмкин. Читтән кысылучылар кирәкми, алар эшне бозып куярга мөмкин.

Кыз. Бүген башкалар тәҗрибәсенә колак салу комачау итмәс. Дөрес, Кызлар башкалардан аны куллануга рөхсәт сорап тормый. Шулай да тәҗрибә иясе шат кына булачак.

Үлчәү. Кечкенә генә каршылыклар полосасы башланды. Димәк, язмыштан бүләкләр көтү урынсыз. Барысына да үз тырышлыгың белән ирешергә туры киләчәк.

Реклама

Чаян. Бүген Чаяннар өчен акчалы көн. Премияләр, бонуслар, өстәмә түләүләр һәм башка матди керем көтә аласыз.

Укчы. Гөнаһлы гамәлләргә җәлеп ителү ихтималы зур. Соңыннан үкенмәс өчен бер минутка туктап, тәвәккәлләргәме, әллә гадәттәгечә тыныч кына яшәргәме икәнлеген уйлагыз.

Кәҗәмөгез. Сезнең көчле эмоциональлек әйләнә-тирәдәгеләрдә, бигрәк тә капма-каршы җенес вәкилләрендә ышанычсызлык хисе тудыра. Ә сез нигә кешеләр читләшә икән дип уйлыйсыз.

Сукояр. Шәхси фронтта зур үзгәрешләр көтә. Сөйгән ярыгыз булмаса, яңа роман башлану ихтималы зур. Гаиләле булсагыз, хәләл җефетегез сезнең зур серне беләчәк.

Балык. Балыкларның кәефе яхшы, сәламәтлеге шәп, зур һәм кечкенә батырлыклар кылу теләге зур. Барысы да сез теләгәнчә булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> 22 июльгә йолдызнамә. Бүген Чаяннарга акча керәчәк
Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Йолдызнамә