Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Тормыш - яшәеш

Зәй елгасында табылган ир җәсәденең шәхесен ачыклау бара

Ул октябрь аенда югалган Камил Вәлиев булырга мөмкин.

Дала Зәе елгасында шушы көннәрдә ир гәүдәсе табылган иде. Нефтеловушкада ул берничә ай яткан булырга тиеш. Коткаручылар әлеге ир җәсәден ярга чыгарып, шәхесен ачыклар өчен экспертизага җибәрде, дип хәбәр иткән иде Әлмәт районы эзләү-тикшерү посты начальнигы Фәсхетдин Сыраев.

Әлеге ир мәете моннан берничә ай элек югалган Камил Вәлиев тә булырга мөмкин икән. Аны бөтен шәһәр белән бик озак эзләгәннәр иде. Әлегә тикшерү дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса