Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Тормыш - яшәеш

Зур гәүдәле балалар гади пассажирга әйләнергә мөмкин

Дәүләт Думасы депутаты юл хәрәкәте кагыйдәләренә үзгәрешләр проекты әзерләгән.

Аның сүзләренә караганда, бала ун яшьтә үк буе һәм авырлыгы буенча ата-анасын да узып китәргә мөмкин. Ә гамәлдәге кагыйдәләр буенча балалар 12 яшькә кадәр автомобильдә махсус утыргычларда утырып йөрергә тиеш. Зур гәүдәле балаларны утыргычта утырырга мәҗбүр итү аның сәламәтлегенә күбрәк тә куркыныч янарга мөмкин, дип расларга тырыша депутат.

Проблеманы хәл итү өчен депутат махсус утыргычларны 36 килограммга кадәр авырлыктагы һәм буе 150 см га кадәр булган балалар өчен генә мәҗбүри дип танырга тәкъдим итә. Ә зур гәүдәле балалар гади пассажирлар кебек куркынычсызлык каешы белән эләктерелергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса