Үзең төзегән күперләрне яндыру җиңел түгел
Мин еламыйм, бары тик язның соңгы көне күзгә керде.
* * *
Бармагыңны теләсә кая тыкма, никах балдагына кабуың бар.
* * *
Тормыш - театр: артист берәү, суфлерлар - бихисап, ә сценарийны беркем белми.
* * *
«Кадерлем, син кар бөртеге сыман. Шундый назлы, йомшак, нәфис, салкын, җансыз».
* * *
Хатын-кыз барысын да эшли ала. Тик теләсә кем белән түгел.
* * *
Дуслык белән дә шөгыльләнеп була.
* * *
Иң талантлы көтүче сарыкларны трибуна һәм микрофоннар ярдәмендә көтә.
* * *
Үзең төзегән күперләрне яндыру җиңел түгел.
* * *
Гаилә тормышы кайберәүләрне шулкадәр нык чыныктыра, алар үлемнән дә курыкмый башлый.
* * *
Балаларны аякка бастыру өчен иң башта аларны җилкәңнән төшерергә кирәк.
* * *
Җирнең тарту көче карт кешенең аяк астына җыела.
* * *
Кешенең койрыгы юкка чыккан, ә койрык болгау теләге калган.
* * *
Кызык нәрсәләр күбәйгән саен, кызыксынучылар азая.
* * *
«Хатын-кыз булуыма да карамастан, ул минем белән үзен бик әдәпле тотты».
* * *
Ирләргә бер киңәш: әгәр сез гел матур кызлар белән генә очрашырга телисез икән, кызларның бөтенесен дә матур дип санагыз.
* * *
Булдыксыз кешенең ике кулы да - сул кул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа