Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Тормыш - яшәеш

Законны сакламаучыларга – штраф

Узган атнада Әлмәтнең полиция хезмәткәрләре законсыз алкоголь сатуның 8 очрагын ачыкладылар.

Ике очракта сатучылар балигъ булмаган үсмерләргә сыра саткан. Тыелган вакытта, ягъни кичке сәгать 10 нан иртәнге 10 га кадәр исерткеч эчемлек сатучылар да ачыкланган. Эчке эшләр министрлыгының Әлмәттәге бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, әлеге сәүдә нокталары сатучылары административ җаваплылыкка тартылган. Участковыйлар көмешкә кууның 3 очрагын ачыклаган. ЮХИДИ хезмәткәрләре районда Чаллыда яшәүчене туктата. Аның автомашинасыннан документлары һәм акцизлары булмаган 50 литр спирт табыла. Шулай ук Зәйдә яшәүче 30 яшьлек хатын-кызның машинасында акциз маркасы булмаган Казахстан аракысы ташыганда тоткарлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса