Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Тормыш - яшәеш

Үз туганын кычкыртып талаган

Әлмәт районының полиция бүлегенә 69 яшьлек хатын мөрәҗәгать итә.

Сандык төбендә ул 60 мең сум акчасын саклаган. Ә сандыгы гаражында булган. Берсендә сандыкны ачып караса, акчалары урынында булмый. Полиция хезмәткәрләре акчаларны әбинең ерак туганы - 21 яшьлек егет урлавын ачыклый. Моңа кадәр дә ул шундый җинаять кылган булган. Акчаларның бер өлеше белән егет әҗәтләрен каплаган, калганына кесә телефоны алган була. Хәзер тикшерү бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса