Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Юл-транспорт һәлакәтенә китергән төп сәбәпләрнең берсе - тизлек режимын бозу

Агымдагы елның 9 аенда шәһәрдә һәм районда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 35755 очрагы ачыкланган. Шулар арасында җәяүлеләр тарафыннан кагыйдә бозу күпчелекне тәшкил итә.

3378 очракта машина йөртүче балаларны махсус җайланмасыз йөртүе өчен җавап бирәчәк. Исерек килеш руль артына утыручылар да байтак - 945 кеше. ЮХИДИ идарәсе матбугат үзәге мәгълүматларынча, юл-транспорт һәлакәтенә китергән төп сәбәпләрнең берсе - тизлек режимын бозу. Әлеге һәм башка сәбәпләр нәтиҗәсендә матди зыян килгән һәлакәтләр саны 3970 тән артык. Узган чорда юл-транспорт һәлакәтләрендә 28 кеше үлгән, 216 сы төрле дәрәҗәдәге имгәнүләргә дучар булган. Балигь булмаганнар катнашындагы 36 очракта 1 бала һәлак булган, 38 е зыян күргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250