Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Тормыш - яшәеш

Юл-транспорт һәлакәте 4 кешенең гомерен өзгән

Алексеевский районы территориясендә Кама елгасы аша күпердә чыккан юл-транспорт һәлакәтендә 4 кешенең гомере өзелде.

Якынча мәгълүматларга караганда, балыкчы ир көтмәгәндә юлга йөгереп чыга һәм "Лада-Приора" көпчәге астына керә. Нәтиҗәдә, 50 яшьлек автомобиль йөртүче идарәне югалта һәм металл эшләнмә астына барып керә.

73 яшьлек әяүле һәм автомобиль салонындагы өч кеше алган тән җәрәхәтләренән шунда ук үлә. Машина хуҗасы тизлек режимын бозган булып чыга. Һәлакәтнең детальләрен ачыклау белән тикшерү-оператив төркеме шөгыльләнә, дип хәбәр иттеләр ТР буенча ЭЭМ матбугат хезмәтеннән.

Фото www.chistopol-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250