Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Югалту: Лена Шакирҗан вафат булды

16 гыйнварда 72нче яшендә Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Лена Шакирҗанова (Шагыйрьҗан) вафат булды.

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры коллективы шагыйрәнең сеңлесе, Камал театрының музее мөдире, Татарстанның халык артисткасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Луара Шакирҗанованың тирән кайгысын уртаклаша. Ходай Сезгә тирән хәсрәтегезне күтәрә алырдай көч, сабырлык бирсен! Җаны тыныч, урыны җәннәттә булсын!
Лена Шакирҗанова 1945 елның 4 июнендә Актаныш районының Пучы авылында укытучы гаиләсендә туган. Бала чагы һәм мәктәп еллары Татарстанның Арча районы Күлле Киме авылында уза, шунда1962 елны урта мәктәпне тәмамлый. 1967 елда Казан дәүләт педагогика институтының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлагач, бер ел Казан шәһәренең 80нче мәктәбендә укытучы, аннары, 1968-1973 елларда, Татарстан Дәүләт Җыр һәм бию ансамблендә җырчы-артистка булып эшли. 1974 елда ул Татарстан радиокомитетына тәрҗемәче хезмәтенә күчә. 1984 елдан алып - ТР Язучылар берлеге әгъзасы.
Үзенең әсәрләрендә Лена Шагыйрьҗан хатын-кызларның катлаулы эчке дөньясын сүрәтли. Ул - нигездә лирик-публицистик поэзия тарафдары. Шәхси кичерешләрен ул заманның иҗтимагый фикере, әхлакый проблемалары белән тыгыз бәйләнештә бирергә омтыла иде. Шигъри стиле йөгерек, пөхтә, тормышчан детальләргә һәм халыкчан гыйбарәләргә, бизәкләргә муллыгы белән аерылып тора. Әхлак, телнең чисталыгы һәм байлыгы, мәдәният һәм сәнгатьнең язмышы, аталар һәм балалар проблемасы- шагыйрәне борчыган темаларның берничәсе генә.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса