Реклама
Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2013 ел башыннан Россиядә янгыннар саны, шул исәптән халык күпләп йөри торган объектларда чыкканнары арткан.
Шуны күз уңында тотып, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы белән ведомство карамагындагы учреждениеләрдә янгыннарга профилактика чаралары оештырыла. Аның чираттагысы "Перинаталь үзәге булган Әлмәт балалар хастаханәсе" бинасында үтте.
9 сәгать 55 минут. Хастаханәнең беренче катындагы кабул итү бүлегенең процедуралар бүлмәсендә кыска ялганыш булып янгын чыга һәм бина төтен белән тула. Кизү торучы шәфкать туташы бу хакта кичекмәстән 01 телефоны аша янгын хезмәтенә һәм дежур табибка хәбәр итә. Хастаханә персоналы бердәм булып тиз арада электр приборларын, электр щитын челтәрдән аера. Һәм, "Янгын чыкканда тиешле гамәлләр" инструкциясендә күрсәтелгәнчә, янгын сүндергечләрне һәм гидрантларны әзерли.
Гадәттән тыш хәл урынына килеп җиткән янгын сүндерүчеләр, янгынны сүндерү һәм гражданнар оборонасы, ашыгыч ярдәм хезмәте белән берлектә, 2 нче каттан, хуҗалык биналарыннан зыян күрүчеләрне, барлыгы 14 хезмәткәрне эвакуацияләүгә кереште. Тактик өйрәнүләр барышын шәһәрнең башка дәвалау учреждениеләре җитәкчеләре, гражданнар оборонасы эшләре белгечләре һәм мәгълүмат чаралары вәкилләре күзәтте.
"Мондый өйрәнүләрнең төп максаты - медперсонал тарафыннан гадәттән тыш хәлләр вакытындагы кичектергесез гамәлләрне хәтергә төшерү һәм гамәлдә кабатлау. "Балалар хастаханәсе белгечләре өйрәнүе "канәгатьләнерлек" дәрәҗәсендә" - чараның шаһиты - янгынга каршы федераль хезмәтнең 11 нче отряды җитәкчесе урынбасары Илсур Кашаповның бәясе шундый.
Ләйләгөл МИНАЕВА әзерләде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы