Йокыдан дәртле һәм яхшы кәефтә уяну серләре
Иртән йокыдан дәрт һәм яңа көн вакыйгаларына чумасы килү теләге белән уяну кешене бәхетлерәк итә.
Шуңа да иртән күзләрне ачкач та елмаеп куярга һәм әллә нинди искиткеч мөмкинлекләр күз алдына китерергә кирәк. Көзгедәге үз рәвешеңә елмаеп карау һәм күңелле нәрсәләр турында уйлау серотонин ягъни шатлык гормоны хасил булуны арттыра.
Уянгач та организмның бөтен күзәнәкләрен кислород белән туендырырлык итеп тирән генә сулап кую да җиңеллек хисе бүләк итә. Тормыш сынауларында һәрвакыт яхшы якларны күрә белү зарур.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа