Йөкле пассажирның суы китү сәбәпле, Казан аэропортына ашыгыч рәвештә очкыч утырган
Кичә Казан аэропортына ашыгыч рәвештә "Аэробус-330" самолеты төшәргә мәҗбүр булган.
Чөнки пассажир хатын-кызның бала табар вакыты җиткән, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан транспорт прокуратурасында.
"14.30да Казан аэропортына бер самолет ашыгыч рәвештә төште. Очыш вакытында пассажир хатын-кызларның берсе - 8 айлык көмәнле Таиланд гражданкасының суы киткән", - дип аныклап узды прокуратура вәкиле.
Аның сүзләренчә, бала табучы хатынны Казан бала тудыру йортларының берсенә озатканнар, ә самолет Бангкок - Шереметьево маршруты буенча юлын дәвам иткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа