Җырлаган кызны кыйнаган пенсионерга карата хөкем карары чыгарылган
70 яшьлек Петр Долгов дус кызлары белән спорт занятиесенә барган укучы кызны кыйный.
Кызның әйтүенчә, түбәнкамалы башта кызларга теләсә нәрсә әйтә, аннан аларның берсенә ташланып, кыйный башлый. Ир-ат үзенә кызларның кычкырып җырлаулары ошмавын әйтә. Ул үзенең гаебен таный. Суд аңа 10 мең сум штраф сала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа