Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Тормыш - яшәеш

Җырчы гашыйк пар эзли. Нишләмәкче икән?

Илсөя Бәдретдинованың "Инстаграм"дагы бите бик кызык һәм үзенчәлекле.

Гади генә фотога да матур комментарий язып куя. Мәсәлән, кичә, ул юлда тапкан беләзекне фотога төшереп инстаграмга куйган.

- Бу "мәхәббәт тарихын" Римма Никитина белән Чистопольская урамыннан таптык. Кыйммәт нәрсә дә түгел инде, ләкин бар әйбер дә акча белән генә бәяләнми. Бәлки бер-берсен өзелеп яраткан парларныкы булгандыр. Бәлки кемнеңдер беренче мәхәббәте бүләк иткән истәлектер бу. Беләзекнең без белмәгән "романтичный" тарихы булып, бәлки аны озак эзләгәннәрдер дә. Ничек кенә булмасын, хуҗаларына тапшырасы килә. Танышларыгыз арасында Снежана белән Родион исемле парлар юкмы? Табыйк әле хуҗасын. Бергәләп эзләсәк, һичшиксез табачакбыз, - дигән җырчы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса