Җылы көннәр апрель азагында гына булачак
Тормыш - яшәеш

Җылы көннәр апрель азагында гына булачак

Әлмәтлеләрне әле бу атнада да салкын көннәр көтә.

Явым-төшем дә булачак. Киләсе атна башында җылыта башлаячак, ди синоптиклар. Әмма карлы яңгырлар булу ихтималы зур. Җылы көннәр исә апрель азагы, май башында гына киләчәк. Температура +15 градуска кадәр җылытырга тиеш.