Өй компьютерыннан да комарлы уеннарга кереп, шактый саллы гына акчадан колак кагу куркынычы бар
Комарлы уеннар ярдәмендә акча эшләргә теләүчеләр һәм бәхет эзләүчеләр һаман да күзәтелә.
Хәтта өйдән чыкмыйча гына да акчаларыннан колак кагучылар булгалый. Эчке эшләр бүлегенең икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш бүлеге начальнигы, полиция майоры Вадим Беляев белән уздырылган матбугат конференциясендә әнә шулар хакында да сүз барды.
Вадим Беляев билгеләп үткәнчә, узган ел бүлеккә уен салоннары хакында 28 хәбәр кергән һәм комарлы уеннарны законсыз оештыручыларга карата 14 административ беркетмә төзелгән, шәһәр судына 13 материал җибәрелгән. Тикшерелгән 42 уен салоныннан 62 уен автоматы, 217 монитор, 218 система блогы, 15 уен өстәле алынган. Компьютер процессорлары нигездә тикшерү өчен республика Эчке эшләр министрлыгының эксперт-криминалистика үзәгенә җибәрелә. Әлмәттән узган ел 25 моноблок һәм 20 система блогы китерелгән.
- Бүген салынган штраф күләме 72 мең сум тәшкил итә. Законсыз комарлы уеннар оештыручы салоннарны ачыклау белән үзебез дә шөгыльләнәбез, җәмәгать контроле дә эшли. Мондый нокталарга тап булган яки белгән һәркем безгә шалтырата, мөрәҗәгать итә ала, - диде Вадим Беляев. - Хәтта үзеңнең кем икәнлегеңне әйтү дә кирәкми. Аноним мөрәҗәгатьләрне дә кабул итәбез. Безнең телефоннар: 32-61-10, 32-61-15.
Борчылу, халыктан ярдәм сорау аңлашыла. Комарлы уеннар гаиләләргә, әти-әниләргә кайгы-хәсрәт китерә, гаилә кеременә суга. Интернет-салоннарда да азартлы уеннар белән мавыгулар булгалый икән.
- Гәрчә алар уеннар оештыручы бина булып саналмый. Интернет-салон хезмәтләреннән файдаланырга теләгән кеше бинада урнаштырылган терминалга акча сала, аннан чыгарылган чек белән компьютер артына утыра һәм күрсәтелгән код белән Интернетка керә. Ул Интернетның теләсә нинди ресурсыннан файдаланырга хокуклы, - дип аңлатты безгә икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш бүлегенә уен салоннары эшчәнлеге буенча вәкил итеп беркетелгән Илдар Шахмуров.
Шәһәрдә мондый 8-9 лап нокта исәпләнә. Аларда даими тикшерүләр уздырылуга да карамастан, комарлы уеннар уйнаучыларга тап булалар. Дөрес, Интернетта мондый уеннар уйнау өчен салоннарга йөрмәсәң дә була. Бүген компьютеры булмаган һәм ул Интернет челтәренә тоташтырылмаган гаиләләр сирәк. Балалар, хәтта зурлар да сәгатьләр буе аннан аерыла алмый. Бер караганда, моның сәламәтлеккә зыяныннан тыш башка бернәрсәсе дә юк кебек. Киресенчә, ил-көн яңалыклары белән танышып тору, күп нәрсәдән хәбәрдәр булу белемне арттыра, мәгълүматлы итә. Тик, кызганычка, Интернеттан мошенниклар да оста файдалана шул. Мәсәлән, хәзер сату-алулар өчен күпме сайтлар бар. Шул ук автомобиль сатулары турында белдерүләр эләләр. Кайберәүләр ошаган автомобилен сайлап, хуҗасы белән элемтәгә керә. Кеше алдап көн күрүче "хуҗа": "Мин автомобилемне сатарга сөйләшкән идем инде, әгәр алдан түләү булса, сиңа сатармын, фәлән сум акча күчер", - дигәнгә каршы як ике дә уйламый акча күчерә. Тик машиналы булырга теләү хыялы гына бик тиз юкка чыга - акча алган адәм эзне суытырга да өлгерә. Фатирлар һәм башкалар белән дә шундыйрак хәлләр күзәтелә. Кисәтүләргә дә карамастан, халык ышанамы, әллә сатулашып азартка кереп китәме - аңламассың.
- Бер танышым иптәшенә ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать иткән иде. Ул өйдәге компьютерыннан комарлы уеннарга кереп, 300 мең сумын оттырган. Акчаны карточкасыннан күчергән. Әлбәттә, оттырылган акчаларны кайтару мөмкин түгел. Әлмәтлеләр шуны истән чыгармасын иде, - дип тагын бер кат кисәтүне кирәк тапты Вадим Беляев.
Чынлап та, кайберәүләр үз бәхетләрен шушындый уеннар аша эзләп карый. Тик, күргәнебезчә, җиңел табыш алу теләге бәхет китерми, киресенчә, кайгы-хәсрәткә сала. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре әти-әниләрне компьютер артында утырырга яратучы балаларына да күз-колак булырга чакырды. Нишли, нәрсәләр белән кызыксына, нинди сайтларга керә - һәммәсен белеп тору комачау итми. Үзеңә кирәкле мәгълүмат эзләгәндә очраклы рәвештә нинди генә битләргә юлыкмыйсың. Балалар да азартлы уеннарга чакырган битләргә эләгергә яисә мошенниклар корбаны булырга мөмкин.
Ирина Апачаева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа