Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Язмыш үзебезнең кулларда

Имтиханнардан соң чыгарылыш укучыларын бары бер генә сорау борчый: "Кая укырга барырга?" Шәһәребездәге уку йортларында күптөрле һөнәрләр тәкъдим ителсә дә, хәзерге яшьләр икътисадчы, юрист, менеджер, программист кебекләренә өстенлек бирә.

Быел да абитуриентлар шушы фикердә микән? Киләчәктә алар үзләрен кайсы өлкәгә багышларга телиләр? Шушы сораулар белән мин Әлмәттәге берничә уку йортына юлландым. Нәтиҗәләр ни сөйли соң? КНИТУ-КАИның Әлмәт филиалында һәм Әлмәт дәүләт нефть институтында икътисад белгечлеге һаман да популяр санала, ә менә Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институтында, башка еллардагы кебек үк дәүләт һәм муниципаль идарә белгечлеге беренче урында тора. Политехник техникумнан алган мәгълүматларга караганда, икътисад һәм бухгалтерлык учёты белгечлеге, киресенчә, иң соңгы урынны били.

Хәзер һәркем диярлек югары белем алырга омтыла. Ләкин алар сафы көннән-көн тулылана, шуңа да бер эш урынына берничә кеше туры килә. Нәтиҗәдә, эшсезләр саны арта. Яшьләр инженер, токарь, ташчы, игенче, сатучы, слесарь һәм башка эшче һөнәрләр буенча эшләргә теләми. Ә уйлап карасаң, нәкъ менә шул юнәлешләрдә бүген эш урыны табу җиңелрәк һәм отышлырак. Сер түгел, күп кенә егет-кызлар төрле сәбәпләр белән үз белгечлекләре буенча хезмәт куймый. Ерак барасы юк, югары белемле менеджер яисә икътисадчыларны "Панорама" сәүдә үзәгендә дә очратырга була. Бу ситуациядә кем гаепле соң? Әлбәттә, үзебез. Киләчәгебез турында урта мәктәптә белем алган вакытта ук уйланырга һәм замана белән бергә атларга кирәк.

Дәрәҗәле, "тир түкми", күп акча китерә торган һөнәр сайлау гына безнең киләчәгебезне ышанычлы итми. Осталык, тәҗрибә туплау, карьера баскычы буенча күтәрелү, шуның нәтиҗәсе буларак, югары хезмәт хакы алу - болар барысы да еллар узу белән килә. Иң мөһиме - һәркемнән тырыш, инициативалы, актив һәм кызыксынучан булу сорала. Әлбәттә, теләк кирәк. Өйдән эшкә барасы, эштән өйгә кайтасы килеп торса ничек күңелле ләбаса! Бөек кешеләр әйтмешли: "Күңелеңә ятышлы эш тапсаң, гомереңдә бер көн дә эшләргә туры килмәячәк."

Лилия ИБРАҺИМОВА

Фото: http://www.segodnya.ua/useful/education/14115648.htm/p6.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250