Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Шәһәрнең яшүсмерләр клубларында Масленица бәйрәме үтте

Быел Масленица бәйрәме 11 марттан 17 сенә кадәр билгеләп үтеләчәк.

Шәһәрнең яшүсмерләр клубларында аны гадәт буенча шау-шулы, күңелле чыгышлар, тәм-томнар белән үткәрделәр инде. Балалар да, педагоглар да бәйрәмгә җитди әзерләнгән иде. Масленица - керәшеннәрдә, славяннарда кышны озатып, язны каршылау бәйрәме. Әлеге йола җиде көн буена бәйрәм ителә. Аның һәр көне исемләп бүленгән. Яшүсмерләр клубларында да боларны күз уңында тотканнар. Халык йолаларына туры китереп бизәлгән уен мәйданнарында педагоглар бәйрәмнең тарихын искә төшерсә, балалар шигырьләр сөйләде, төрле бәйгеләр оештырды. Йола буенча, масленица атнасында кунактан-кунакка йөрү гадәте каралган. Шәһәрнең яшүсмерләр клубларында узган бәйрәмдә килүчеләр дә тәм-томнардан сыйланды.

Фото Әлмәт муниципаль районы сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250