Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Яшь техниклар станциясе игътибар үзәгендә

"Яшь техниклар станциясе - ул талантларны ачыклау һәм үстерү инкубаторы. Биредә йөрүчеләрнең уңышлары үсмерләрнең белемгә, иҗат белән шөгыльләнүгә омтылышын күрсәтә" - яшь техникларга бу бәяне Әлмәт муниципаль районының иҗтимагый советы утырышы әгъзалары бирде.

Бүген яшь техниклар станциясенә 1455 укучы йөри. 24 иҗади берләшмә арасында спорт-техник һәм фәнни-техник, суднолар, автомобильләр, авиация транспортын модельләштерү, картинг аларда аеруча зур кызыксыну уята. Яңа гына оештырылган фәнни-техник юнәлешендәге "Робототехника", "Мультимедиа проектлар дөньясы" берләшмәсе дә күпләрне җәлеп итәргә өлгергән.

Станциягә йөрүчеләр төрле бәйгеләрдә, шул исәптән модельләштерү буенча Бөтенроссия беренчелекләрендә, фестивальләрдә, фәнни конференцияләрдә һәм башкаларда актив катнаша, призлы урыннар яулый. Узган ел гына да барлыгы 525 укучы үзен төрле дәрәҗәдәге чараларда сынап караган һәм 161 е призер булган.

Иҗтимагый совет әгъзалары балаларның иҗатына теләктәшлек белдерергә һәм аны үстерергә кирәк дигән фикердә. Әлбәттә, теләсә нинди нәтиҗәгә, уңышка ирешү өчен инициативадан тыш шартлар тудырылу да мөһим. Бу яктан яшь техниклар станциясе мактана алмый - алар урнашкан бина дәресләр алып баруга яраклаштырылмаган. Түгәрәк бүлмәләре юл өстендә, алар дәресләр алып бару өчен шкафлар белән генә бүленгән. Күргәзмә залы булмаганлыктан, аларны оештыру авырлыклар тудыра. Мисал өчен, узган елның ноябрендә безнең станция базасында табигать һәм кулланылышка яраксыз булган материаллардан ясалган "Бишенче тәгәрмәч" республика күргәзмәсе үткәрелде. Анда физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар катнашты. Күргәзмә педагогларның эш өстәлләре белән тулы методик кабинетта оештырылды. Экспонатлар идәннән түшәмгә кадәр шыплап тулган иде.

- Яшь техниклар станциясендә грант буенча алынган кыйммәтле җиһазлар да бар. Аларның барысы да эшкә җигелмәгән, чөнки башта янгын һәм электр куркынычсызлыгы буенча таләпләр үтәлергә тиеш. Мәсәлән, "Материалларны лазер белән эшкәртү" җайланмасын эшләтү өчен су, канализация, вентиляциягә тоташтыргычлар кирәк. Станция бинасында суга тоташтыргыч гомумән юк, - диелде иҗтимагый совет утырышында. - "Яшь сулагай" түгәрәгенә 135 бала йөри. Алар балчык белән эшли. Гигиена һәм техник ихтыяҗларга суны чиләк белән ташырга мәҗбүрләр. Кыскасы, яшь техниклар станциясенә шартлар кирәк.

Әлмәттә балаларның техник иҗатына зур игътибар бирелә. Иҗтимагый совет утырышы тикшеүенә бу теманың куелуы моны тагын бер кат раслый. Проблемаларның шундый дәрәҗәдә каралуы аларның чишелеш табачагына ышаныч уята.

Ирина Апачаева

Фото Интернет челтәреннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250