Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Яшь әлмәтлеләр өчен бәйге

"Татнефть" компаниясе Татарстан Республикасында су саклау зоналары елы кысаларында Татарстанда яшәүче 4-16 яшьлек балалар арасында "Тылсымлы су дөньясы" дигән темага «Табигать исән булганда - без дә исән» дип аталган балалар рәсемнәре бәйгесе игълан итә.

Бәйгенең тематикасы:

  • Кеше тормышында суның роле;
  • Туган ягыбызның елгалары һәм сулыклары;
  • Татарстан нефтьчеләре - суга сакчыл мөнәсәбәт өчен;
  • Фантастик су дөньясы: флора һәм фауна;
  • Су - ул тормыш, аның чисталыгын саклыйк;
  • Суны коткару - һәркемнең бурычы.

Бәйгегә эшләр 2016 елның 12 апреленнән 12 маена кадәр кабул ителә.

Бәйгегә йомгак 2016 елның 24 маенда ясалачак. Нәтиҗәләр «Татнефть» компаниясенең рәсми сайтында, корпоратив, шәһәр һәм республика массакүләм мәгълүмат чараларында, "Нефтяная газета"ның электрон вариантында басылачак. Җиңүчеләр яшь категорияләре буенчакыйммәтле бүләкләр һәм дипломнар белән бүләкләнәчәк. Моннан тыш, "Нефтяная газета"ның электрон вариантында барган тавыш бирү нәтиҗәләре буенча "Тамашачы мәхәббәте призы" гамәлгә куелды. Җиңүчеләрне һәр яшь категориясендә махсус призлар көтә.

Рәсемнәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Татарстан Республикасы, Әлмәт шәһәре, Заслонов урамы, 20 нче йорт, 313 нче офис. Телефон: 373-192.

Бәйге шартлары белән тулырак "Нефтяная газета" сайтында (www.gazeta.tatneft.ru) «Бәйгеләр» бүлегендә таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса