Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Тормыш - яшәеш

Яшь әлмәтле 2000 шешә аракы сатып баерга теләгән

Әлмәт шәһәре прокуратурасы тикшерүченең 18 яшьлек әлмәтлегә карата җинаять эше кузгатуын законлы дип тапты.

Тикшерү ачыклаганча, узган елның ноябрендә ТР дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы һәм Әлмәт эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан бер склад бинасында спиртлы продукция табыла. Бу - 2000 шешә «Царская» аракысы, 76 шешә «Баязет» коньягы, 24 шешә «Альмека» текиласы, 19 шешә «Хванкара» шәрабе һәм 154 шешә «Талка» аракысы. Бу продукцияне яшь шәһәрдәшебез сату максаты белән Воронежда билгесез кешедән сатып алган. Әлеге алкогольле продукциянең кешеләрнең тормышы өчен куркыныч булуын белә торып әлмәтле шундый адымга барган. Хәзер аңа закон каршында җавап тотарга туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса