Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Яраклы булу вакыты чыккан косметика сәламәтлек өчен зыянлы

Яраклы булу вакыты чыккан косметика сәламәтлеккә бик зыянлы, дип белдерә Debenhams универмаклары челтәре белгечләре.

Алар тарафыннан үткәрелгән сораштыру шуны күрсәтә: хатын-кыз косметичкаларының 58 процентында кулланылыш вакыты чыккан товарлар ята. Сәбәбе: аларга сарыф ителгән акча кызганыч.

Тик бу зур ялгыш ди белдерә белгечләр. Иске косметика кулланган хатын-кызлар аларның чыннан да бик зыянлы булулары турында башларына да килми. Мондый продуктлар тире ялкынсыну, күзләрнең инфекцияләнүенә китерергә мөмкин икән.

Шуңа белгечләр косметик продуктларның кулланылыш вакытын даими тикшереп торырга киңәш итәләр. Вакыты чыккан икән, ыргыту мөһим. Чөнки мондый косметика кирәкле нәтиҗәне бирмәү түгел, сәламәтлек белән бәйле кайбер проблемалар да китереп чыгарырга мөмкиннәр. Сораштыру күрсәткәнчә хатын-кызларның 73 проценты үз косметикасының яраклылык вакыты кайчан чыгуын бөтенләй белми дип хәбәр итә The Times of India.

Фото Интернеттан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250