Яр Чаллы-Әлмәт трассасында булган юл-транспорт һәлакәте хатын-кыз һәм 6 яшьлек бала өчен аяныч тәмамлана
14 декабрьдә Яр Чаллы-Әлмәт трассасының 58 нче километрында МАН йөк машинасын йөртүче идарәне югалып, каршы як полосага чыга.
Нәтиҗәдә әлеге машина ике «Калина» белән бәрелешә.
Юл-транспорт һәлакәте җиңел машиналарның берсендә утырган хатын-кыз һәм 6 яшьлек баланың сәламәтлегенә зыян сала. Ханымның умыртка сөяге, ә баланың теш казнасы сына. Бала махсус утыргычка утыртылган була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа