Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Япониядә җир тетрәү: 8 айлык баланы 50 кеше эзләгән

Япониянең көньягында 6,5 магнитудалы җир тетрәү булды.

Япон шкаласы буенча куәте 7 балл тәшкил итте. 44 мең кешене эвакуацияләделәр. Җир тетрәп алты сәгать узганнан соң коткаручыларга торак йорт хәрабәләре астында 8 айлык бала калган булуы турында хәбәр керә. Баланың елаганын ишетәләр. Төзелеш техникасы белән 50 коткаручы сабыйны бер сәгать эзли. Аны табып алалар. Бәхеткә, баланың тәнендә бер генә җәрәхәт тә булмый. Ул йорт ишелгәндә ышык урынга эләгә.

Мәгълүматларга караганда, җир тетрәүдән 9 кеше үлгән, 760 кеше хастаханәгә салынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса