Тормыш - яшәеш

Янгында хатыны һәм биш баласын югалткан ир-атны Казанда дәвалыйлар

Янгында сәламәтлегенә авыр зыян килгән гаилә башлыгын район үзәк хастаханәсеннән Республика клиник хастаханәсенә күчергәннәр.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгыннан хәбәр ителгәнчә, ир-атның хәле яхшырмагач, аны Казандагы хастаханәгә күчерергә булганнар. 1968 елгы әти кеше Республика клиник хастаханәсенә кичә китерелгән. Аның тәненең 75 % өлеше пешкән. Ул аңында, әмма хәле бик авыр, диелә.

Реклама

Исегезгә төшерәбез, Лениногорск районы Иске Куак авылында янгын 9 гыйнвар төнендә чыккан иде. Гадәттән тыш хәл аркасында 5 бала һәм аларның әнисе һәлак булды. Сабыйларның иң кечкенәсенә алты ай гына булган. Гаиләдәге бер бала фаҗига булган төндә әбисе йортында кунган. Исән калган әти кешенең аек булмавы да хәбәр ителде.

http://intertat.ru/tt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Янгында хатыны һәм биш баласын югалткан ир-атны Казанда дәвалыйлар
Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Тормыш - яшәеш