Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Тормыш - яшәеш

Янгында гаиләсен югалткан сабыйга ярдәм күрсәтәчәкләр

Беренчеләрдән булып әнисе һәм биш туганы ут эчендә һәлак булган Илья Журавлевка республиканың фән һәм мәгариф министрлыгы килде.

Министерлык тарафыннан 8 яшьлек Ильяга ярдәм йөзеннән хезмәткәрләрнең бер көнлек хезмәт хакларын аның исәбенә күчерү хакында карар кабул ителгән. Моннан тыш гаилә өчен башка кирә-яракны да җыярга булганнар.
Ел башында Лениногорск районы Иске Кувак авылында булган янгын барлык татарстанлылар өчен олы фаҗига булды. Илья бу кичне әбисе Галина Чирковада кунган булган.
Аның әтисе исән калган. Ул тәненең 75% пешү диагнозы белән хәзерге вакытта Казан хастаханәсендә дәвалана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса