Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Янгын сүндерүчеләр биш яшьлек кызны тәрәзәдән егылып төшүдән коткарып калган

Кичә 11.00 сәгатьтә 112 телефоны буенча Казанда, Химиклар урамындагы 45 нче йортның 3 нче катында ачык тәрәзәдән 3-4 яшьлек баланы күрүе турында шаһитлардан хәбәр килгән. Тәрәзә ачык булган, бала тәрәзә төбендә москит сеткасына тотынып торган.

Урынга ашыгыч ярдәм хезмәтләре җибәрелгән. 11.03 сәгатьтә автобаскыч килгән, аннары - янгын сүндерү хезмәткәрләре. Янгын-коткару часте хезмәткәрләре 3 нче катка кадәр баскыч куеп, тәрәзәдән кергәннәр. Фатирда баладан башка беркем дә булмаган.

Биш яшьлек кыз бала полиция хезмәткәрләренә тапшырылган, ә алар аның әти-әнисен эзләргә керешкән. Кыз баланың әтисе фатирга 2 сәгатьтән соң гына кайткан, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе.

http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса