Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Тормыш - яшәеш

Янгын куркынычсызлыгы таләпләре катгыйланды

Узган елны кабул ителгән закон чыгаручылар быелгы корылыкны алдан күргән диярсең!

Россия федерациясе бу хакта агымдагы елның 10 ноябрендә хөкүмәт карарына үзгәрешәр керткән иде. Аның нигезендә коры үлән яндыру катгый рәвештә тыелган урыннарга өстәмәләр барлыкка килде.
Элек гамәлдә булган карар нигезендә коры үлән һәм салам яндыру, шулай ук учак ягу басуларда тыелган булса, хәзер ут белән шаяру тулаем авыл хуҗалыгы җирләрендә, автомобиль һәм тимер юллары тирәләрендә, юл һәм товар үткәргеч җирләрдә тыела.
- Бу үзгәрешләр торак пунктлар, инфраструктура объектлары һәм урман фондын янгыннан саклауны тәэмин итүне күз уңында тота. Быелгы озакка сузылган корылыкта бу бигрәк тә актуаль, - ди 27 нче янгын сүндерү-коткару бүлеге инспекторы Румия Метелева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса