Иң күп кагыйдә бозу очраклары Казан, Чаллы, Лаеш һәм Менделеевск районнарында теркәлгән.
Ялларда 5 мең литр исерткеч эчемлек әйләнештән алынган
Татарстанда полиция хезмәткәрләре ялларда ясалган рейд вакытында төрлечә кагыйдә бозган өчен 5 мең литр исерткеч эчемлекне әйләнештән алган.
600 хокук саклау хезмәткәреннән торган 169 мобиль төркем республиканың барлык районнарындагы сәүдә нокталарын тикшергән. Аның нәтиҗәсе буларак, 140 административ хокук бозу очрагы фаш ителгән. Аның 99ы - тыелу һәм чикләнгән рөхсәт булган очракларда да ирекле сату, 29ы - алкоголь продукция әйләнеше һәм сату өлкәсендәге кагыйдә бозу очрагы. Алардан тыш канунсыз рәвештә көмешкә сатуның да 12 факты ачыкланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia