Реклама
40 тан артык ялган ОСАГО полисы саткан ханымны мошенниклык маддәсе буенча хөкем итәчәкләр.
43 яшьлек казанлы ханым иминият компанияләренең берсендә эшләгән. Аннан полис сатып алган шоферлар ялганга таруларын юл-транспорт һәлакәтенә очрап, ярдәм алырга теләгәч кенә аңлаганнар. Полислар Россиянең башка төбәкләрендәге автомобильләргә теркәлгән булган, я гомумән беркайда да исәпләнмәгән. Зыян күрүчеләргә килгән гомуми зыян күләме 260 000 сум тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы
18+