Ялган акчалар ясаучыларны Татарстанда тоткарлаганнар
Егетләрнең берсенә 24, ә икенчесенә 21 яшь булган.
Алар күпләп ялган акчалар ясаган.
Чиләбе һәм Ноябрьск шәһәрләрендә туган егетләр биш меңлек ялган акчалар белән кесә телефоннары, азык-төлек һәм чәчәкләр сатып алганнар. Берсе тимер юл вокзалында, ә икенчесе самолетка билет алганда аларны тоткарлаганнар. Хәзер җинаять эше ачылган. Тикшерү бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа