Яңа туган сабый табиблар ялгышлыгы аркасында комага киткән
9 май көнне дөньяга аваз салган бала әле дә ясалма сулыш аппараты астында ята.
Бу хәл Башкортстанның Дүртөйле районында була.
Гарифуллиннар гаиләсендә беренче бала туа. 18 яшьлек анадан баланы ярып алалар. Әмма шул вакытта ук табиблар ниндидер ялгышлык җибәрә һәм бала бер сәгатьтән соң гына аналыктан чыга. Комага киткән баланың хәле әле дә начар. Гәрчә 9 ай буе булачак ана үзен бик яхшы хис иткән булган. Яшь гаилә хәзер табибларны судка биргән. Тикшерү бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа