Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Яңа туган баласын коймага асып киткән ананы туган ягына куалар

Казанда былтыр февраль аенда яңа туган сабыйны сумка белән коймага асып киткән анага карата суд булды.

23 яшьлек Рихсинисо Эргашева тумышы белән Үзбәкстаннан. Тикшерү материаллары буенча, ул кызчыкны өйдә таба, аңа әнисе ярдәм итә. Аннары Эргашева 7 нче шифаханәгә китә һәм анда керергә куркудан баланы коймага элеп китә. Берничә сәгатьтән бала суыкта туңып үлә. Сабый гомерен чикләүчене ярты елдан эзләп табалар. Ул үз гаебен таныган. Мәскәү район суды Эргашеваны 300 сәгать төзәтү эшләренә хөкем итә. Ләкин Бөек Җиңүнең 70 еллыгы хөрмәтенә ул амнистиягә эләгә. Хәзерге вакытта ул Үзбәкстанга депортация көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса