Яңа сумка урлаганда искесен кибеттә калдырып кеше көлкесенә калган
17 яшьлек бер кыз кибеткә кергән дә, сатучылар юклыгыннан файдаланып, яңа күн сумка, джинс чалбар, туфли урлаган.
Ә иске сумкасын киштәдә калдырып киткән. Сумка эчендә кызның исеменә иминият таныклыгы булып чыккан. Полиция аны шуның буенча эзләп тапкан.
Карак кыз гаебен таныган. Аңа карата «Урлау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Бу хәл Чистайда булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа