Яңа Нәдердә Нәдер Уразмәтов хөрмәтенә стела ачылды
Узган шимбә көнне Яңа Нәдер авылында сабанчыларның хезмәт бәйрәме алдыннан тарихи яктан истәлекле вакыйга - авылга нигез салучы һәм нефть ятмаларына тәүге юл яручы Нәдер Уразмәтов хөрмәтенә урнаштырылган стеланы ачу тантанасы булып үтте.
Авыл җирлеге башлыгы Сирень Миннебаев сөйләвенә караганда, яңанәдерлеләрнең әлеге идеясен авыл һәм район Советы депутаты, «Татнефть» ААҖнең генераль директоры урынбасары - баш инженеры Наил Ибраһимов хуплап каршы алган. Һәм менә бүген бер елга сузылган әлеге уңышлы эшнең нәтиҗәсе күз алдында. Стела проекты өстендә Әлмәтнең баш рәссамы Рафаэль Курамшин белән Башкортстаннан скульптор Вячеслав Кузнецов шактый зур хезмәт куйганнар.
- Һәйкәлнең идеясе менә нәрсәдән гыйбарәт: Нәдер Уразмәтов бер кулы белән нефтькә күрсәтә, ә икенче кулы белән сак һәм уяу булырга чакыра сыман, - дип журналистлар белән фикерләрен уртаклашты скульптор.
Бу көнне Яңа Нәдердә яшәүче барча халык тарихи истәлекле һәйкәлне үз күзләре белән күрергә ашыкты. Алар алдында район башлыгы Мәҗит Салихов сәламләү сүзе белән чыгыш ясады.
- Авылның тарихы уникаль, - диде ул. - Нәдер Уразмәтов XVIII гасырда ук бирегә килеп урнашкан һәм нефть чыгару өчен завод төзүгә керешкән. Берничә гасыр узуга әлеге зур эшне лаеклы төстә дәвам итүчеләр табылган. Бүгенге көндә авыл кешеләре арасында герой-нефтьчеләр аз түгел. Мин ышанам, тарихын белгән һәм традицияләрен саклаган халыкның киләчәге якты булыр.
-Бу көнне журналистларга Нәдер Уразмәтовның нәсел дәвамчылары белән аралашу бәхете дә насыйп булды.
- Данлыклы нәсел башлыгыбызның истәлеген мәңгеләштерү идеясе бабамның башында ук туган булган, - дип сөйләде «Әлмәтнефть» нефть-газ чыгару идарәсе ветераны Ландыш Надырова. - Аннары әтиебез Шамил Надыров моны үз улларына, ягъни минем бертуганнарым Марсель, Ленар һәм Маратка әманәт итеп әйтте. Нәкъ менә алар бабамның күптәнге хыялын тормышка ашыруга керештеләр дә. «Татнефть» ААҖ ярдәме белән менә бүген авылыбызда Нәдер Уразмәтовка стела ачылды. Ул безнең балаларыбызга, оныкларыбызга һәм киләчәк буыннарга да бөек исемен гасырлар да җуя алмаган борынгы бабаларын күңелләрендә һәрчак сакларга ярдәм итәр.
Соңрак Сабантуй мәйданында бәйрәм әләме күтәрелде. Район башлыгы Мәҗит Салихов Яңа Нәдернең озын гомер кичерүче кешеләренә бүләкләр өләште. Авылдашлары арасында хөрмәт-ихтирам яулаган башка нәдерлеләр дә игътибардан читтә калмады.
Театральләштерелгән тамашалар, җыр-бию, уен-көлке, традицион уеннар, бәйгеләр, ярышлар, ат чабышлары - кичкә кадәр дәвам иткән милли бәйрәмдә боларның барысы белән дә рәхәтләнеп хозурланды һәм үзләре дә бик теләп катнашты авылдашлар.
Алсу ХӘЙБРИЕВА
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа