Яңа ел ялларын ике көнгә киметәләр
Россия профсоюзлары эш бирүчеләр белән илдә бәйрәм ялларын кыскарту мәсьәләсен тикшергәннәр.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча Яңа ел ялларын ике көнгә киметү турында карар кабул ителгән. Кышкы ялларны ун көн урынына сигезгә калдырырга тәкъдим итәләр.
Шул ук вакытта җомга көнгә туры килгән 24 февральне һәм 8 майны ял көне итмәкчеләр. Шуның хисабына Яңа ел яллары да компенсацияләнәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа