Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Җәй - туйлар чоры

Яшь парлар табигатьнең иң гүзәл мәлендә, бар дөнья яшеллеккә күмелгән, кояш җылы нурларын сипкән мизгелдә никахлашып калырга ашыга.

Әлеге җаваплы адымга барыр алдыннан һәр нәрсәне "үлчәргә", тантанага җентекләп әзерләнергә кирәк. Бүгенге сәхифәдәге киңәшләребез яшьләргә бу мәсьәләдә ярдәм булыр.

Серләрне чишәбез

Гаиләне мәхәббәткә, хөрмәткә генә түгел, ә гаделлеккә дә кору зарур. Кияү белән кәләш арасында яши башлагач, аңлашылмаучанлыклар килеп чыкмасын өчен барысын да алдан ук сөйләшергә, бер-береңне ныклап өйрәнергә кирәк. Ә түбәндәгеләр сер булырга тиеш түгел:

• Яшь

• Гаилә хәле, алдагы мөнәсәбәтләр

• Балалары

• Кереме

• Акчага һәм тугрылыкка мөнәсәбәте.

• Сәламәтлеге

Мәхәббәт утында янучы яшь парлар, әлбәттә, бу сорауларны ишеткәч, үпкәләргә дә мөмкин. Ләкин тормышта иң мөһим карарны кабул иткәнче, берникадәр вакытны кызганмыйча, барысын да тирәнтен уйлап бетерергә киңәш итәбез.

Бәхетле булу өчен идеаль кеше табу гына җитми. Өйләнешкәндә кимчелекләрне кабул итәрлек кешене сайларга кирәк.

Әгәр парыгызның нинди дә булса сыйфаты сезгә ошамаса, өйләнешкәч үзгәрер дип өметләнмәгез.

Балдак бүләк итү йоласы, тәртибе, тарихы

Балдакны атсыз бармакка кию гадәте борынгы чордан ук калган. Атсыз бармактан йөрәккә туп-туры юл дип исәпләнә.

Гадәттә, кияүгә чыгарга тәкъдим ясаганда, егет кеше кызга кашлы йөзек бүләк итә. Ул гаиләдә буыннан-буынга мирас итеп күчеп килә торган кашлы йөзек, мөмкинлек тугач та, табигый ташка алмаштыра алырлык ясалма кашлы йөзек, шулай ук алтын беләзек, я чылбыр булырга мөмкин.

Язылышкан вакытта кияү белән кәләш өчен дип арналган туй балдакларын кияү сатып ала. Күп кенә парлар балдакларга исемнәрен яздыруны гадәткә кертте - бу бик күркәм гамәл. Ә менә аерылышкан очракта туй балдагы кире кайтарылырга тиеш.

Кәләш букеты сайлыйбыз

Кәләш өчен чәчәк бәйләмен тере чәчәкләрдән ясыйлар. Фата белән истәлеккә калдырыр өчен, ясалма чәчәкләрдән дә бәйләм ясарга була. Яшь кәләшнең чәчәк бәйләме ак йә алсу төстә булырга тиеш. Ак төс чисталыкны, алсу төс яшьлекне белдерә.

- Олырак яшьтәге кәләшләргә исә куе кызыл төстәге чәчәк бәйләме килешә.

Кыска буйлы миниатюр кәләшләргә зур булмаган җыйнак бәйләм туры килә. - Озын буйлы кәләшкә исә эре чәчәкләрдән җыелган озын сабаклы бәйләм тотарга кирәк.

- Чәчәк бәйләмен челтәрле, ефәк, гипюр тасмалар, гәрәбәләр белән дә бизәргә була.

- Кияү егетнең күкрәк кесәсенә кечкенә бәйләм - бутоньерка беркетеп куялар. Бутоньеркада кәләшнең чәчәк бәйләмендә кулланылган чәчәкләр булырга тиеш.

- Гадәттә бәйләм өчен каллы, гладиолус, роза чәчәкләрен файдаланалар.

Шунысы да мөһим, чәчәк бәйләме алыр алдыннан кияү белән кәләшнең нинди дә булса чәчәккә аллергиясе юкмы икәнен белешерегә онытмагыз.

Туйга банкет залын ничек сайларга?

Мәҗлес өчен бина арендалаганда, түбәндәгеләргә игътибар бирегез:

- Бина рухы сезнең туйга туры киләме?

- Бәяләр күтәрә алырлыкмы?

- Залга ничә кеше сыя?

- Бинаны күпме вакытка арендалап була?

- Фотога һәм видеога төшерергә ярыймы?

- Гардероб бармы?

- Кәләшкә кием алмаштыру өчен аерым бүлмә бармы?

- Исерткеч эчемлекләр сатыламы?

- Музыка өчен аппаратура каралганмы?

- Тантана ачык һавада узса, һава торышы бозылганда каплаулы зал ясарга мөмкинме?

- Парковка бармы?

- Үз официантларыгызны һәм музыкантларыгызны алып килергә ярыймы?

- Алдан күпме акча калдырырга? Тулысынча кайчан түләргә?

- Үзгәрешләр булган очракта килешүне ничек өзәргә?

Кияү һәм кәләш белергә тиешле туй сынамышлары

Ырымнарга бик ышанучан булмасалар да, күп кенә яшь парлар яңа тормышка аяк басканда сынамышларга колак сала. Без бүген шуларны тупладык.

1. Туй балдагын беркемгә дә киеп карарга бирергә ярамый.

2. Муллыкта яшәү өчен, кияү уң аяк киеменә тиен акча салырга тиеш. Аннары аны гомер буе сакларга кирәк.

3. Яшь парга күз тимәсен өчен, туй көнендә булавканың башын аска таба каратып тагарга кирәк.

4. Туй көнне кәләш яңа кием генә түгел, берәр төрле иске әйбер дә кияргә тиеш.

5. Язылышканчыга кадәр кәләш үзен көзгедән күрергә тиеш түгел.

6. Кияү бүләк иткән чәчәк бәйләмен кулдан ычкындырырга ярамый. Бәхетең очып китәргә мөмкин.

7. Балдаклар кигәннән соң, яшь пар буш балдак савытын кулына алырга тиеш түгел.

8. Язылышканнан соң кияү белән кәләш бергәләп көзгегә караса, алар дус һәм тату яшәячәк.

9. Фата кәләшне күз тиюдән саклаячак.

10. Туй көнендә бераз булса да елап алырга кирәк. Шул вакытта яшьләр бәхетле булачаклар.

Туй өстәле артында утыру кагыйдәләре

Туй табынын килгән кунакларны канәгатьләндерерлек итеп кору ягын карагыз. Беркем дә бәйрәмегездән ачыгып, кибегеп кайтып китмәсен. Ә кунаклар исә өстәл арытнад үзләрен бик итагатьле тотарга тиеш. Сый-нигъмәт, приборлар күплегеннән башлары әйләнмәсен һәм оятка калмасыннар өчен, алар турында да бераз мәгълүмат бирүне кирәк таптык.

- Ашаганда пычакны уң кулда, чәнечкене сул кулда тоталар. Пычак белән чәнечкенең сабы кул учына кысылган була.

- Бутербродларны гомуми тәлинкәдән кул белән алалар.

- Кисеп куелган колбаса һәм итне чәнечке белән алып, үз тәлинкәңә салып, пычак һәм чәнечке ярдәмендә ашыйлар.

- Сырны чәнечке белән алалар.

- Балыкны пычак белән кисәкләргә кисеп, чәнечке ярдәмендә ашыйлар.

- Атланмайны махсус пычак белән алып, ипигә сылыйлар.

- Кош итен пычак һәм чәнечке ярдәмендә ашыйлар.

- Салатларны гарнир итеп бирәләр, шуңа күрә аларны пычак һәм чәнечке белән ашыйлар.

- Бәрәңге, яшелчәләрне чәнечке белән вак өлешләргә бүлеп кабалар.

- Десертны десерт кашыгы белән ашыйлар.

- Җиләк-җимешне махсус үз пычагы һәм чәнечке белән ашыйлар. Алма һәм грушаны, кабыгын чистартып, кисәкләргә бүлеп кабалар.

- Әгәр өстәлгә милли ризык куйсалар һәм сез аны кайсы яктан тотып ашарга белмәсәгез, хуҗалардан сорагыз яки башкаларның ничек итеп бу ризыкны ашавын күзәтегез.

- Ашап бетергәннән соң, пычак белән чәнечкене бер-берсенә параллель итеп куялар, чалыштырып калдыру килешми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса